Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ильминский – Россия халыкларын агартучы

2012 елның 16 маенда Казанда "Н.И.Ильминский - Россия халыкларын агартучы» дигән бөтенроссия фәнни-практик конференция узачак. Бу конференция танылган галим-көнчыгышны өйрәнүче, этнолог, лингвист, педагог, православие миссионеры һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Ильминскийның 190 еллыгына багышлана.

Мероприятиене оештыручылар - Россия белем бирү академиясенең педагогика һәм психология буенча профессиональ белем бирү институты, Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе региональ һәм этнорелигиоз тикшеренүләр үзәге, Рус православие чиркәвенең Казан духовная семинариясе, Татарстан халыклары Ассамблеясе.

Конференциядә түбәндәге блоклар буенча докладлар тыңланачак:

1) Н. И. Ильминскийның ориенталист, лингвист, полиглот буларак фәнни-практик эшчәнлеге;

2) Н. И. Ильминскийның миссионерлык эшчәнлеге;

3) Н. И. Ильминскийның педагогик эшчәнлеге;

4) Н. И. Ильминскийның тәрҗемә буенча эшчәнлеге;

Конференциягә катнашу өчен заявкаларны түбәндәге электрон адреска җибәрегез: izdat_kds@mail.ru. Текстлар 10 бит күләмендә (Times New Roman, кегль 14, интервал 1, сноскалар текст ахырында) 2012 елның 1 июненә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ильминский