Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

III Татарстан халыклары Съездына безнең делегатларның берсе - күренекле архитектор

22 апрель көнне Казанда III Татарстан халыклары Съезды узачак. Әлеге чарага Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы 14 делегат сайлады. Алар арасында архитектор Николай Мамаков та бар.

Николай Васильевич Мамаков

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры, архитектура кандидаты. Россиянең архитекторлар Союзы члены, Россия дизайнерлар Союзы члены, Россиянең Почетлы архитекторы.
Николай Васильевич инде гамәлгә ашырылган күп кенә архитектура һәм шәһәр төзелеше проектлары авторы. Күп кенә керәшен авылларындагы чиркәүләр, мәсәлән, Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылындагы иман йорты да, янгыннан соң, Николай Мамаковның проекты буенча күтәрелде. Шулай ук ул әлеге районның Иванай авылындагы яңа җиткерелеп килүче Богоявление чиркәвенең дә, Яр Чаллы шәһәрендә керәшеннәр өчен төзеләсе храмның да авторы. Казан Тихвин чиркәвенең башыру качы да Николай Мамаков проекты буенча эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев