Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ихтиандр (хикәя)

"Человек Амфибия" киносын карагач, тынычлыгым бөтенләй югалды. Менә ичмасам кеше! Теләсә - җирдә, теләмәсә, суда яши. Диңгез төбеннән күпме энҗе табып алды?! Киносы гына түгел, энҗеләре дә тынгы бирмәде. Диңгез төбендә күпме байлык ята икән?!

Ихтиандр төшләремә кереп саташтырды. Җитмәсә, төшемдә яныма килеп сөйләшеп утырды. Үзеңне сынап кара, дип, диңгезгә чакырып маташа. Диңгез күргәнем булмаса да, суда оста йөзәм мин, балыктан бер дә ким түгелмен. Елгабыз да бакча башында гына. Җәй буе малайлар белән су буенда ятып, кипкән балыкка охшап калабыз. Судан чыгасы да килми. Әни генә көн дә бер эш таба. Мин аңа карышып та маташмыйм. "Һәр көннең үз эше бар, бала", - дияргә ярата ул. Эшенә киткәнче, мине йокыдан уятып калдыра. Бүген дә:

- Яша, улым, суган түтәлләрен утап куй, чүп баскан. Бәрәңге араларын да йомшарта башларга кирәк,- диде.

Күзләремне ачмый гына, әнием белән сөйләшәм:

- Ничә рәт йомшартырга?

- Биш-алты булса, бүгенгә җитәр.

- Шул гынамы, әнием?

- Энеңә күз-колак булырга онытма.

- Тагын нинди эшләр бар?

- Төшке аш казанда. Вакытында ашагыз.

- Шул гынамы?

- Су буена төшеп, дөньяңны онытма, шул гына, улым.

Онытам шул, су буена төшүгә, дөньям онытыла. Әни эшенә чыгып китүгә, җәймәгә төренеп ятам. Энемә күз салам. Ул да тыныч кына сулыш алып йоклый бирә. Түгәрәк алсу йөзендә елмаю да чагылып китә. Күрәсең, төш күрәдер. Ул арада мин үзем дә йокыга китәм. Тәмле дә соң иртәнге йокы!

Без йокыдан торганда, кояш инде шактый юл үткән, бүлмәгә көлтәдәй нурлары кереп тулган иде. Энем белән юынып, чәй эчеп алдык та су буена ашыктык. Көчегем Юлдаш, мине дә калдырмагыз, дигәндәй, башын иеп чинап калды.

- Һәр көннең үз эше бар. Йортны сакла,- дидем аңа чыгып киткәндә һәм башыннан сыйпап алдым.

Без төшкәндә, малайлар яр буенда нәрсә турындадыр бәхәсләшеп утыралар иде. Берсеннән-берсе уздырып кычкыргалап та алалар. Яннарына килеп җитүгә:

- Суның каймагы миңа,- дип суга чумдым.

Яр буена миннән кечерәкләр җыелган иде. Олыраклары әле йокы симертәләрдер, күрәсең. Шунда күңелгә кылт итеп теге кино килмәсенме?! Мин Ихтиандрдан кимме әллә?

Чумдым, суның төбенә үк төштем дә таллыкка таба йөзеп киттем. Таллык малайлар утырып калган ярдан шактый ерак булса да, суламыйча хәйран гына йөздем. Әллә төшемдә күргән Ихтияндр ярдәм итте, белгән юк. Моңа кадәр анда җитә алганым юк иде әле. Әкрен генә таллар артына чыктым да малайларны посып кына күзәтә башладым. Таллар артына барып чыгар дип, аларның башына да килми, таллык бик ерак.

- Яша нигә һаман күренми, бата күрмәсен,- дип борчылалар малайлар.

Энем Алёша да:

- Яша, чык, ишетәсеңме? Әнигә әйтәм мин сине, батсаң, кирәгеңне бирәчәк,- дип өзгәләнеп кычкыра.

Тынычлыклары югалды малайларның. Ә миңа кызык, рәхәт булып китте. Бәлки әле, су төбендә озаграк торырга да өйрәнеп китәрмен. Менә бит нинди ерак ара үттем. Тегеләр һаман чыр-чу килә. Бераз һава сулап, хәл алып тордым да янә суга чумдым. Йөзеп килүемне күрмәсеннәр өчен, тирәннән, суның төбеннән йөзәм. Болай йөзү зур осталык сорый. Алларына килеп чыккач, малайлар аптырашта калды.

-С-и-и-н, - диделәр алар, сузып.

Энемнең күзләренә яшь бөялгән иде. Мине күргән сөенечтәнме, ул яшьләр бите буйлап ихтыярсыз тәгәри башладылар.

- Елама, мин бит - су кешесе, -дидем. Энемне юатып.

Шулвакыт минем күңелемә "Энем мине чынлап та ярата икән бит" дигән фикер килде. Ә мин аны еш кына үпкәләтә идем. Моннан соң андый хәлләр кабатланмас. Үзем дә кыерсытмам, чит кешедән дә рәнҗеттермәм. Һәрчак игътибарлы булырмын.

Ә малайлар шул арада минем "су кешесе" дигән сүзләремне эләктереп алганнар.

- Яша - су кешесе, Ихтиандр, дип кычкырышып, төрле-төрле якка сибелделәр, һәм шул минутта миңа Ихтиандр кушаматы тагылды.

Зинаида Захарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев