Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Игорь Дмитриев - финалда!

Ямьле яз айларында "Татар радиосы"нда "Беренче микрофон" исемле вокаль реалити-шоу эшли башлады. Радиотыңлаучылар арасында зур ажиотаж уяткан проектта керәшен егете Игорь Дмитриев та катнаша. Аның остазы - Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова. Бу турыда газетабызда һәм сайтыбызда язып чыккан идек инде.

Һәм менә күптән түгел сөенечле хәбәр килде - безнең Игорь финалга үткән.

"Проект барышында остазлар катнашучылар белән бик якынайды, шүңа күрә үз командыларынан ике катнашучы арасыннан берсен генә сайлау бик авыр булды.
Өченче турга үткән бәхетлеләр: Игорь Дмитриев (Римма Ибраһимова командасы), Марат Сәйфиев (Эльмира Кәлимуллна командасы), Азат Габбасов (Илфак Шиһапов комндасы), Алмаз Рәхимов (Айваз Садыров командасы)" - дип яза "Татар радиосы" группасы.

3 турда финалистлар популяр җырчылар белән дуэт җырлаячак. Игорь Дмитриев Илназ Баһ белән "Бер күрешү, үзе бер гомер" җырын башкарачак.

Шулай итеп, тиздән тамашачыларга тавыш бирә алу мөмкинлеге булачак.

Исегезгә төшерәбез, проектның җиңүчесе "Барс-медиа" татар медиа группасы белән хезмәттәшлек итүгә ия булачак. Остазлар һәм катнашучылар башкарган эшләрне радиодан күзәтеп барырга була. Ә инде Игорьга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев