Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җигелмәгән айгыр

Яңа ел каршыларга кайтып килүче кунак кызы нигә айгыр артыннан чапкан?

Бу вакыйга күптән булса да, Яңа ел алдыннан искә алмыйча калганыбыз юк. Чөнки еллар узган саен, яшьлек хатирәләре сагындырып искә төшә, ирем аны гел мәзәк итеп сөйли. Безнең егет белән кыз чак. Мин Казанда укып йөрим, ул авылда эшли. Яңа ел каршыларга дип кунак кызы алып кайтырга булдым. Алдагы атнада сөйләшеп киткәнчә, атна ахырында ул безне автобустан каршы алырга тиеш иде. Көткән атна килеп җитте... Без авыр сумкаларны асып автобустан төштек, тик безне каршы алырга вәгъдә иткән егет кенә күренми. Бәлки каршыга очрар дип, акрын гына җәяүләп юлга кузгалдык. Күрәм, ерактан ук ыжгырып бер ат килә. Йорт хайваннарыннан ниндидер курку булганлыктан, мин алдан ук кырыйга чыгу хәстәрен күрә башладым, кар өемнәре өстенә чыгып бастык. Шул минутта яныбыздан ыжгырып узып китүчеләрнең сызгырган, "хә-әй" дигән тавышлары гына ишетелеп калды. Баксаң, безне алырга килүче егетләр булып чыктылар болар. Инде кар өемнәре өстеннән төшеп юлга басыйкмы дигән идек, ат киредән ыжгырып арттан килә. Килеп тә җиттеләр, выжылдап узып та киттеләр. "Утырыгыыыыыз!" - дигән тавышлар гына ишетелеп калды. Шулай бер ике тапкыр әйләнгәннән соң, без боларга сумкаларны тапшыра алдык. Ат та арыган ахрысы, кушаяклап чапмаса да, барыбер җилдертә. Ә без чана артыннан җәяү элдертәбез. Шулай, чанага утыра алмыйча, бер километрлап араны җәяүләп чабып кайтканбыздыр. Без чабабыз, бездән куркып ат чаба...

Туктап хәл алырга булдык. Җәяү генә кайтабыз, барыгыз кайтыгыз дип кычкырып та карыйбыз. Юк, егетләр дә үҗәт, әйләнәләр дә киләләр, әйләнәләр дә киләләр. Шулай азаплана торгач, миңа чабып барган хутка сикереп менеп утыру бәхете тәтеде, тик кунак кызым гына утыра алмый. Чанага сикермәкче генә була, җирдә ятып кала. Инде бер утыргач, минем дә төшеп каласы килми, күпме азапланып утырган чана бит. Кунак кыз да жалко. Көләсе дә килә... Оят та... Кунак кызы алып кайтам имеш... Яна ел каршыларга...

Утырды ул чанага алай да, тик ул вакытта авыл күренә иде инде. "Инде хәзер ничек төшеп каласын уйлагыз", - диделәр егетләрнең асыллары. Кунак кызымның аптыраулы да, бераз мыскыллы да сүзе өнсез калдырды шул минутта: "Син гел шулай кайтасыңмы авылга?" - диде ул, әллә суыктан, әллә тирләгәннән суланган борынын тартып. Аның сораулы, минем ачулы карашка егетләрнең әллә ни исләре китмәде бугай: "Бер тапкыр да җигелмәгән иде әле бу айгыр" дип акланды алар, көлүләреннән туктый алмыйча.

Ф.ИСАЕВА, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев