Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң шәп Питрау – Кашка тауда!

Керәшен авылларында тагын питраулар гөрләде. Зәй районы Баграж поселениесенә караган авыллар ел да аны, олылап, Кашка тау итәгендә үткәрә. Ел саен, бәйрәмнең халыкчанлыгына, оста оештырылуына сокланып, моннан да шәп Питрау була алмый, дигән нәтиҗә ясап кайтабыз. Юк, икенче елда алар бәйрәмне тагын да шәбрәк итеп уздыра. Фольклорның моңа кадәр өйрәнелмәгән...

 

Керәшен авылларында тагын питраулар гөрләде. Зәй районы Баграж поселениесенә караган авыллар ел да аны, олылап, Кашка тау итәгендә үткәрә. Ел саен, бәйрәмнең халыкчанлыгына, оста оештырылуына сокланып, моннан да шәп Питрау була алмый, дигән нәтиҗә ясап кайтабыз. Юк, икенче елда алар бәйрәмне тагын да шәбрәк итеп уздыра. Фольклорның моңа кадәр өйрәнелмәгән байлыкларын тартып чыгарып, шомартып, бәйрәмгә килгән халыкны яңа күренешләр, яңа җырлар, яңа талантлар белән сөендерәләр. Молодцы, зәйлеләр-багражлылар!

Күңелләрне сөендереп, яңгыр сибәләп үткәннән соң, ялтырап кояш чыкты. Кешеләр генә түгел, бар табигать куанды 12 июль кичендә. Кашка тау итәгенә мәртәбәле кунаклар да күп килде. Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримовның әлеге вазифада Питрауга кунак төшерүе - әле беренче мәртәбә. Беренче коймак төерле була, ди халык мәкале. Бу юлысында мәкальнең мәгънәсе белән килешеп булмый. Беренче коймак бик тә шәп килеп чыкты.

Бәйрәм турындагы репортажны "Туганайлар"ның киләсе саныннан укырсыз. Әлегә фотолар белән таныша торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев