Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңү көне Дүсмәт авылында иң зур бәйрәмнәрнең берсе - фото

Бүген, 8 май көнне Мамадыш районының Дүсмәт урта мәктәбе укучылары авылның Билгесез солдат һәйкәле янында, Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап, матур бәйрәм чарасы ясады

Бөек Ватан сугышына Дүсмәт авылы җирлегеннән 589 кеше киткән, аларның 319ы туган якларына кире әйләнеп кайта алмаган. Бүгенге көндә авылда инде бер генә исән ветеран да калмаган.

Иртән, укучылар һәм укытучылар, авыл буйлап "Үлемсез полк" акциясендә сугышта катнашкан бабайларының фотолары белән узып, һәйкәл каршында шигырьләр укыдылар, җырлар җырлаганнар. Бәйрәм чарасын күрергә хөрмәтле тыл ветераннары, Дүсмәт авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре килгән. Шунысы да куанычлы, быелгы бәйрәм яңартылган һәйкәл янында узган. Күптән түгел һәйкәл һәм аның территориясен үзара салым акчасына төзекләндергәннәр.

Инде менә ничә еллар буе Дүсмәт мәктәбе укучыларының Җиңү бәйрәме көннәрендә һәйкәлдә почетлы каравылда торулары да сөенечле күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев