Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Җиңү, җиңү дип эшләдек..."

Зәй шәһәрендә сугыш вакытында да, аннан соң да куйган хезмәтләре өчен күкрәк билгеләре, шул исәптән “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән тыл ветераны Марфа Павловна Чернова яши

26 сентябрь көнне Марпа түтигә 97 яшь тула. Ире Гөргөри дәдәй белән биш бала – дүрт малай, бер кыз үстергәннәр алар. Мәрхүм ире, Сарсаз Баграж егете Георгий Чернов сугыш кичкән, Берлинга кадәр барып җиткән, Рейхстаг стенасында исемен язып калдырган батыр сугышчы. Мотоциклчылар полкында хезмәт иткән ул. Ә Марфаны сугыштан кайткач, Минзәлә районының Воровски исемендәге совхозына эшкэ килгәч очраткан. Соңрак яшь гаилә Зәйгә күчеп кайткан.

Марфа Павловна Иске Мәлкән авылы кызы. Сугыш чорында тракторда эшләгән. "Чәчү вакытында, кыр эшләре беткәнче берәр ай басудан кайтмый эшли идек”, – дип искә ала ул. – Көненә норма 300 грамм ипи. Шунда ук басуга кәбестә я борчак ашы китерәләр. Икешәр сәгать йоклап алабыз да, тагын эшкэ... Җиңү, җиңү дип эшләдек... Бөтен уңышны фронтка җибәрдек. Фронт өчен продуктылар алырга кырга 4 моторлы самолет төшә иде. Андый зур самолетны бүтән күргәнем дә булмады. Без, үгезләр җигеп, шул самолетка йөк ташыйбыз. Йөкләр авыр, үгезләр тыңламый, терәләләр дә, каталар. Кыз баланың үгезне тыңлатырлык каян көче булсын? Койрыгын аласың да, өздереп тешлисең. Шуннан соң ул чаптырып китә. Менә шулай, үгезләрне тешли-тешли, тешләрем коелып бетте, 40 яшемдә бөтенләй дә тешсез калдым... Соңрак фронтка бәрәңге җибәрә башладык. Аны зур казаннарга салып пешерәсең, ул изелмәскә тиеш. Аннары, телемлән турап, зур калайларга тезеп, пичтә киптерәсең. Махсус капчыклар бирәләр иде, арыш капчыгыннан бәләкәй була торган иде ул. Норма – бер капчык. Шул капчыкларны самолет белән тагын фронтка озатабыз...”

Яшь вакытыннан ук нужа күргән Марпа түтинең истәлекләре күп. Бүгенге көндә биш баласыннан дүртесе исән. Иң кече улына да инде 57 яшь. Кызы Галина да 70 яшен тутырган.

Улы Константин - Марпа түтинең горурлыгы. Ул Мәскәүдә яши, ракета гаскәрләре полковнигы, бүгенге көндә отставкада. 10 оныгына, 3 оныкчыгына куанып яши ул. Тормышыннан бер дә зарланмый, кулдан эш төшкәч, бер дә күңелле түгел икән, дип кенә уфтана. Кулларыгыз ял итсен инде, Марпа түти! Гомер буе эшләгән, нужа куган кешегә ялы да, сәламәтлеге дә бик кирәк. Тән сихәте, җан тынычлыгы бирсен Ходай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев