Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуш киләсең, яңа уку елы!..

Матур шарлар, чәчәкләр, бантиклар, ак алъяпкычлар, күңелле елмаюлар, беренче кыңгырау чыңлары... Бүген, өч айлык җәйге каникуллардан соң, мәктәпләр янәдән балаларның шат тавышларына күмелде - яңа уку елы башланды. Быел Россия буенча 14 миллионнан артык бала парта артына утырды. Республикабызда исә аларның саны 380 меңгә якын. 44 мең 953е мәктәп бусагасын...

Матур шарлар, чәчәкләр, бантиклар, ак алъяпкычлар, күңелле елмаюлар, беренче кыңгырау чыңлары... Бүген, өч айлык җәйге каникуллардан соң, мәктәпләр янәдән балаларның шат тавышларына күмелде - яңа уку елы башланды.

Быел Россия буенча 14 миллионнан артык бала парта артына утырды. Республикабызда исә аларның саны 380 меңгә якын. 44 мең 953е мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлаучылар.

Белем көне уңаеннан, без, "Туганайлар", Кукмара районы Село-Чурада бәйрәм линейкасында булып кайттык. Яңгыр пыскаклап торса да, бәйрәмнең ямен алмады. Шат йөзле, бер-берсен сагынышкан балалар, колачларын киң итеп җәеп сабыйларын каршы алучы укытучылар, бераз дулкынлану хисе кичерүче әти-әниләр ямь өстенә ямь өсти. Укучылар матур шигырь юллары һәм җырлар белән яңа уку елын, яраткан укытучыларын һәм мәктәпләрен сәламләделәр.

Село-Чура урта мәктәбе директоры Эльмира Тукеева балаларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне яңа уку елы белән котлап, "Хәерле сәгатьтә зур һәм мөһим эш башлавыбыз булсын" дигән сүзләр әйтте. Аннан соң, котлау сүзләре белән Село-Чура авыл җирлеге башлыгы Николай Михайлов белән Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Нәфийк Хөсәинов чыгыш ясадылар. Беренчеләргә уку кирәк-яраклары тутырылган портфель белән беренче уку китабы - Әлифба тапшырдылар.

Быел беренче класска Село-Чурада 13, Поршур һәм Түбән Чура авылларындагы филиалларында өчәр бала укырга керә икән. Шулай итеп, җирлектә барлыгы 19 бала белем иленә тәүге адымнарын атлый. Барысы бергә Село-Чура мәктәбенә 109, ә инде филиалларны кертеп санасаң, 128 бала укырга килгән. Балаларның күплеген, мәктәпнең балкып торуын күреп, чын күңелдән сөендек.

Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укырсыз. Тантанадан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Алиса Спиридонова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев