Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Хуш исле чәчәкләр чибәре" титулына Мария Казанбаева лаек булды

9 март көнне Лаешта "Мини-мисс - 2017" балалар иҗаты конкурсы узды. Конкурс районның 4-12 яшьлек иң матур, таланты һәм иҗади 15 кызын җыйган. Алар арасында Ташкирмән авылы мәдәният йорты җитәкчесе Валентина Казанбаеваның племянницасы Мария Казанбаева да булган.

Фестиваль сюжеты буенча, Караңгылык патшабикәсе Яктылык патшабикәсен әсирлеккә ала. Катнашучылар әкият геройларына патшабикәне азат итәргә булышырга тиеш. Аның өчен кызларга берничә сынау үтәргә кирәк булган.

Беренче этапта кызлар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, дәртле латин-американ биюләрен биегәннәр, рэп укыганнар, Мэрилин Монро булып та уйнаганнар, шигырьләр дә сөйләгәннәр. Һәр иҗади номер үзенчә уникаль булган. Мария башкалардан керәшен җыруын башкаруы белән аерылып торган. Кыз баланың фольклор юнәлешенә игътибар бирүен жюри да югары бәяләгән.

Икенче этапта катнашучылар зирәклекләрен күрсәткәннәр. Кызлар бер караганда гади тоелган "Әниеңә ничек ярдәм итәсең?", "Синең яраткан хайваның һәм ни өчен?" кебек сорауларга җавап биргәннәр. Яшь конкурсанткалар монда да сынатмаганнар.

Бәйгенең киләсе этабында алар оригиналь күлмәкләрдән дефиле ясаганнар. Кызлар әлеге сынауга да креатив карап, яхшы әзерләнгәннәр. Гәҗит, пакет, мунчала, кәгазь һәм башка шундый материаллардан күлмәкләр теккәннәр. Мария, чүп пакетларыннан күлмәк ясап, Мишә елгасын символлаштырган.

Конкурстан бер генә кыз да бүләксез китмәгән, һәр катнашучы аерым номинациядә бүләкләргә ия булган. Мария Казанбаева "Хуш исле чәчәкләр чибәре" исеменә лаек булып, җиңүче лентасы, яшь кызлар өчен бизәнү наборы һәм кәрәзле бал белән бүләкләнгән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев