Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән фермасында үз эшенең осталары эшли

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы гомер-гомергә үзенең уңган терлекчеләре белән дан тотты. Алар эшләгән фермалар ит-сөт җитештерү буенча башка­лардан алдарак барды, дип яза "Кайбыч таңнары" газетасы сайты. Борындык авылындагы кебек, бу фермада да «Татарстанның атказанган терлекчесе» исемен горур йөртүчеләр шактый күп. Шундыйларның берсе - быел февральдә 60 яшен тутыручы Елизавета...

Атказанганнары белән данлы Хуҗа Хәсән авылы фермасында да кышлату чор уңышлы дәвам итә. Фермага баруыбыз турында алдан хәбәр итмәсәк тә, килүебезне белгән кебек, «Дубрава» җәмгыятенең шушы бүлектәге управляющие Валерий Поляков та савымчылар янында иде. Видеорежимда узган киңәшмәләрдә республиканың аграр министры Марат Әхмәтов та «җитәкчеләр фермага юлны онытмаса, анда эш тә яхшырак бара», дип гел кабатларга ярата».
- Терлекчеләр белән һәркөнне диярлек очрашып торам, - диде Валерий Поляков. - Безнең бүлектә 1350 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 270е - сыерлар. Шулай ук 1-3 ай, 3-6 айга кадәр салкын ысул белән асралучы бозау­лар, алты айдан бер елга кадәр симертелүче үгезләр группалары бар. Терлекчеләребезнең тырышлыгы нәтиҗәсендә, былтыр 2016 елгыдан күбрәк сөт җитештердек. Савымчылар арасыннан Мария Таймасова, Луиза Казакова, Венера Лотковалар лидерлар сафында атлый, башкалар да алардан калышмаска тырыша.
Ферма мөдире Светлана Петрова әйтеп узганча, савымчыларның сигезе дә үз эшен җиренә җиткереп башкарырга омтыла. Эшкә соңга калып килүләр юк, терлекчеләр үзләренә йөкләнгән вазифаны намус белән үти. Терлекчеләр Александр Макаров, Геннадий Быков сыерларны вакытында азык белән тәэмин итсә, тракторчылар Сергей Распретихин, Василий Федоров азыкны катнаштыру, ваклату агрегатында сыерларга тарата,"МТЗ-82" тракторчысы Александр Данилов азыкны төятеп җибәрә.
- Бозауламаган сыерның сөт бирмәвен савымчыларга аңлатып торасы юк. Ясалма орлыкландыру технологы Вероника Губеева да моны яхшы аңлап эш итә. Узган ел барлыгы 408 баш бозау алынды, - дип дәвам итте Светлана Петрова. - Бозаулату бүлегендә эшләүче Антонина Максимова, Альбина Федорова үз эшләренә аеруча җаваплы карый. Яңа туган бозауларны беренче айларда ук сәламәт итеп үстереп җибәрсәң, алар аннан соң авыруларга бирешми инде. Салкын ысул белән бозау караучы Зоя Таймасова белән Геннадий Кривов, Наталья Долгова белән Венера Бартязова да шуның өчен тырыша. Бозаулар үлеменә юл куярга тырышмыйбыз. Малларны симертү группасында эшләүче Алексей Александров, Николай Шапеев, Андрей Долговлар былтыр һәр бозаудан уртача 950 грамм тәүлеклек үсеш алды. Өч айдан алты айга кадәрге бозаулар караучы Галина Давыдова белән Валерий Сулагаев та нәтиҗәле эшли. Ветеринария врачы Валерий Казаков һәр малның сәламәтлеген тикшереп, тиешле процедураларны вакытында үткәрә.
Фермалардагы чисталыкка да игътибар итмичә булмый. Терлекчелек биналарыннан тирес чыгаручы Петр Таймасовның гына түгел, бөтен коллективның тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелә тәртипкә.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев