Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөрмәтле “Туганайлар”ыбыз!

Моннан унбиш ел элек, каршылыклар заманында дөньяга килеп, республикабызның милли матбугатында үз урыныгызны таптыгыз. Урыннардагы керәшен җәмәгать оешмаларын үзара бәйләүче, нәселебезнең асыл затларын дөньяга чыгаручы, республика керәшен оешмасы эшчәнлеген һәрьяклап яктыртып баручы, республикадан читтә яшәүче карендәшләребезне барлаучы, рухи, мәдәни байлыкларыбызны җыючы һәм саклаучы - "Туганайлар" бүгенге көндә дә шундый зур...

Моннан унбиш ел элек, каршылыклар заманында дөньяга килеп, республикабызның милли матбугатында үз урыныгызны таптыгыз. Урыннардагы керәшен җәмәгать оешмаларын үзара бәйләүче, нәселебезнең асыл затларын дөньяга чыгаручы, республика керәшен оешмасы эшчәнлеген һәрьяклап яктыртып баручы, республикадан читтә яшәүче карендәшләребезне барлаучы, рухи, мәдәни байлыкларыбызны җыючы һәм саклаучы - "Туганайлар" бүгенге көндә дә шундый зур миссияне үти.

Шушы елларда редакция стеналарында талантлы яшь журналистлар үсеп чыкты, газетаның географиясе киңәйде, Интернет киңлекләрендә үзенең сайты, социаль челтәрләрдә группалары барлыкка килде. Бөтен ил күләмендә газета-журналлар кичергән авырлыкларга карамый, басмабыз үз йөзен, үз укучысын югалтмый. Редакция коллективы үз алдына куелган югары җаваплылыкны яхшы аңлап эшли, һәр мәсьәләгә компетентлы итеп, профессиональ югарылыкта якын килә белә.

Керәшеннәр өчен чыгучы бердәнбер басма буларак, алдыбызда киләчәктә дә зур бурычлар тора: рухи һәм мәдәни байлыкларыбызны, этник тарихыбызны барлап, буыннар чылбырын өзмичә, гел яңартып торырга кирәклеген яшьләргә аңлату, социаль мәсьәләләрне заман таләбенә туры китереп яктырта бару. Алдагы елларда да редакция коллективына зур уңышлар телибез!

Республика Керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе,

Дәүләт Советы депутаты,

"Ак Барс" Холдинг компаниясе" генераль директоры

Иван ЕГОРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев