Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа китап дөнья күрде

Әлмәт районы Кәләй авылында яшәүче карендәшебез - Зинаида Захарованың "Нурлы җиһан" дигән яңа китабы дөнья күрде. Китап Казанда Татарстан китап нәшриятында басылган. Зинаиданың әлеге китабы "Җыр туа" дигән шигырь белән башланып китә: Ялган очрый кайчак юлларымда, Җиңеп чыга алмаганы була. Ходаема шөкер, каләм кулда, Күңел кителгәндә, бер җыр туа. Көтмәгәндә,...

Әлмәт районы Кәләй авылында яшәүче карендәшебез - Зинаида Захарованың "Нурлы җиһан" дигән яңа китабы дөнья күрде. Китап Казанда Татарстан китап нәшриятында басылган. Зинаиданың әлеге китабы "Җыр туа" дигән шигырь белән башланып китә:

Ялган очрый кайчак юлларымда,

Җиңеп чыга алмаганы була.

Ходаема шөкер, каләм кулда,

Күңел кителгәндә, бер җыр туа.

Көтмәгәндә, ишелеп бәхет ява,

Кәсәләрем мөлдер-мөлдер тула.

Ходаема шөкер, каләм кулда,

Күңел сөенгәндә бер җыр туа, - дип яза автор. Бу юллардан ук шагыйрәнең чайпалып түгелергә торган күңелен күргәндәй булабыз.

Китапка "Кереш сүз"не Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) язган. Ул

якташының иҗатына карата түбәндәге бәяне бирә:

"Зинаида Захарова керәшеннәр арасында туып үскән, керәшеннәргә генә хас үзенчәлекле сөйләм-тел, фикерләү, көнкүреш мохитендә яшәгән һәм яши. Аның шигырьләреннән дә керәшеннәрчә ихласлык, табигыйлек, тирән мәгънәле гадилек бөркелеп тора. Халыкта "эчемдәге тышымда" дигән үткен бер гыйбарә бар. Бу сүз шагыйрә иҗатына бик туры килә кебек - аның шигырьләре шагыйрә күңелендәге хисләрне түкми-чәчми, яшерми-катлау- ландырмый ачыктан-ачык әйтеп бирә.

Зинаида шигырьләрен укып чыккач, күңел шагыйрәнең тыйнак кына туган ягы - бай тарихлы Кәләй авылына, Әлмәт якларына омтыла, шул якларның матур табигатен, киң күңелле авыл кешеләрен үз итә. Ә бит бу хисләрне укучы күңелендә тудыра алу шагыйрәнең туган якка гына түгел, ә туган илгә, Ватанга, бөтен дөньяга карата мәхәббәте турында сөйли. Бу юлы, ихлас хис китапның буеннан-буена якты бер нурдай сызылып бара.

Шагыйрә тышкы яктан гади генә тоелган, әмма эчке егәре хис, фикер учаклары дөрләп торучы әсәрләре белән ихлас күңелле шигърият сөючеләрне куандырыр һәм уйландырыр дигән ныклы ышаныч тудыра.

Хәерле юл сиңа, ихлас күңелле китап!.."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев