Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хисләремне уятты

Кадерле "Туганайлар" газетасы редакциясе хезмәткәрләре! Чираттагы 12 номерлы 22 июньдә басылып чыккан газетаны укыгач, күңелемдә туган шатлыклар, истәлекләр, башка килгән уйларны әйтеп бетергесез. Газетагыз аша керәшен дөньясына сәяхәт итеп кайткан кебек хис иттем үземне.

Балачакларымны исемә төшереп, күңелем белән туган авылым Түбән Әрнәшкә дә кайтып килдем. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашым Тарасов Микайла дәдәйне, үз әтиемне, кайнатамны һәм башка сугыш ветераннарын искә алып утырдым. Шулай ук нагайбәк карендәшләр белән дә күрешеп кайткандай булдым. Керәшен авылында җәйге бәйрәмнәр Чук, Тройсыннарның онытылмавы күңелне сөендерә. Шулкадәр кирәкле һәм кызыклы информация туплап, газетагыз аша халкыбызга җиткергәнегез өчен редакция хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре әйтәсем килде. Бу редакция хезмәткәрләренә ярарга тырышу түгел, чын күңелемнән чыккан шатлык һәм горурлану хисләре. Шулай ук, керәшен антологиясен төзү буенча алып барылган хезмәтләрендә редколлегия составына зур уңышлар телим.

14 июльдә уздырылачак "Керәшен чибәре" конкурсында катнашырга әзерләнүче кызларны күреп, аларга укуларында, эшләрендә, алдагы тормышларында зур уңышлар, гаилә бәхете, керәшенчә тыйнак булуларын теләп калам. Аларның барысы да "Керәшен чибәре" титулына лаек. Мамадыш районы Тәкәрлек авылында яшәүче Юрий Степановка безнең семьядан күп сәлам. Үзе янына иптәшкә берәр хатын-кыз да булса, аның тормышы тагын да рәхәтрәк булыр иде.

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның "Балачак" шигырен укыгач, үзебезнең авылдагы балачак искә килде. Авылда каз бәбкәсенең, чебиләрнең исәнлеген саклап калу безнең кулда иде. Минем күңелдә дә бала чактагы хисләр уянып, шигырь юллары туды.

Бүләк иткән шигырьләр китабың

Йөртәм үзем белән гел бергә.

Укып чыккач, шигырь юлларыңны

Тәтәм, нәнәм килә күңелгә.

Суга барганда зур чиләк белән

Очрый Барый, Начта түтиләр.

"Бөкрең чыгар, балам", - диеп, жәлләп,

Яртышар чиләк суны түктеләр.

Сукмак салдым бакча артыбызга

Озын кычытканнар үссә дә.

Аулак, диеп, шуннан су ташыдым

Аякны кычыткан өтсә дә.

Зур чиләкләр мөлдерәмә тулы

Чиләкләрем җиргә тигәли.

Минем аулак сукмак әле һаман

Төшләремә бик еш кергәли.

Пелагея Михайлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев