Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 946-р номерлы карары нигезендә, Татарстанда укытучы, дини агартучы, Казанның Үзәк керәшен-татар мәктәбенең оештыручысы һәм җитәкчесе, священник Василий әтей Тимофеевның 180 еллык юбилее уңаеннан каралган чаралар расланып, аларны уздыру өчен республика бюджетыннан 2 миллион 500 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелде.

Әлеге исемлек 7 пункттан тора һәм андагы төп чаралар 9-10 сентябрьләрдә каралган.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында юбилей уңаеннан республикада һәм аннан читтә яшәүче галимнәр катнашында "Идел-Урал регионы керәшеннәренең тарихи-мәдәни мирасы" дип исемләнгән фәнни-практик конференция узачак.

Шушы ук көнне элеккеге мәктәп бинасында (Ершов урамы, 20 нче йорт) Василий Тимофеев истәлегенә мемориаль такта ачу планлаштырыла.

Казан Кремленең "Хәзинә" галереясында узачак "Нагайбаклар: тарих һәм традицион культура" күргәзмәсе дә шушы тантаналы көнендә ачылачак һәм ул Тимо- феевның тууына 180, нагайбакларга казак статусы бирелүгә 280 ел тулуга багышланачак.

9-10 сентябрьдә Свияжск музей-тыюлыгы территориясендә "Бәрмәнчек бакчасы" дип исемләнгән керәшен православ культурасы фестивале узачак.

Бәйрәм чаралары республикага гына сыймыйча, Чиләбе өлкәсенә дә барып җитәчәк. 24 сентябрь көнне Чиләбе шәһәрендә "Көньяк Урал нагайбакларының тарихы һәм культурасы" дип исемләнгән фәнни конференция узачак. Аны Чиләбе өлкәсе дәүләт музее, Көньяк Урал дәүләт университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү үзәге оештыра. Конференциядә катнашучыларны нагайбаклар илендә - Парижда да көтәләр.

"Василий Тимофеев еллыгы" "Туганайлар" газетасы битләрендә басылып барачак. Моннан кала, шушы ук чаралар исемлегендә безнең газета битләрендә чагылачак конкурс та бар. "История, этнография и народное искусство кряшен" ("Керәшеннәрнең тарихы, этнографиясе һәм халык иҗаты") дип аталган бу конкурс игълан ителде инде. Керәшеннәргә багышлап язылган конкурс материаллары ике телдә дә кабул ителәчәк. Халкыбызның олы шәхесенә, һәм, гомумән, керәшеннәргә багышланган шушы мөһим Россиякүләм чаралардан беребез дә читтә калмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев