Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәтенә күрә хөрмәте

14 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында узган "Питрау" республика керәшен мәдәнияте фестивалендә халкыбызның күренекле вәкилләренә мактаулы исемнәр, Рәхмәт хатлары һәм күкрәк тамгалары тапшырылды.

Татарстан Республикасы Президенты указы белән, "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән педагогик хезмәт ветераны Анастасия Максимова бүләкләнде; Санкт-Петербург каласында урнашкан Россия сәнгать тарихы институты фольклор секторының өлкән фәнни хезмәткәре Наилә Әлмиевага "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" исеме; "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле солисткасы Оксана Дмитриевага һәм жырчы Вадим Захаровка "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелде.

"Бәрәкәт" яшьләр хәрәкәтенең җитәкчесе Алиса Спиридонова Татарстан Республикасы халыкларының этнокультурасын саклау һәм үстерү буенча үзеннән зур өлеш керткәне өчен Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына ия булды.

Үзебезнең "Туганайлар" газетасының корреспонденты Юлия Губина этножурналистика өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм Татарстан халыклары культурасының мәдәни кыйммәтләрен саклау буенча үзеннән зур өлеш керткәне өчен Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шундый ук Мактау грамотасына "Бәрәкәт" яшьләр оешмасы активисты Алена Харитонова да лаек булды.

"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбленең баш хормейстеры Эльвира Камалова, Мамадыш районы туган якны өйрәнү музееның директор урынбасары Светлана Потапова, Мамадыш районы администрациясенең бүлек җитәкчесе, район керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле солисткасы Марина Карпова Мәдәният Министрлыгының "Культура өлкәсендәге казанышлары өчен"күкрәк тамгасына ия булдылар.

"Бәрмәнчек" ансамбле җырчылары Регина Павлова белән Александр Игнатьев, Түбән Кама шәһәренең "Сүрәкә" фольклор ансамбле җитәкчесе Валентина Тупаева, Алабуга шәһәренең "Ак каз" ансамбле җитәкчесе Владимир Мироваев, Мамадыш районы Дүсмәт авылының "Тәңкәләр" балалар ансамбле җитәкчесе Зоя Әхмәдиева Мәдәният Министрлыгының Рәхмәт хатларын алдылар.

Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мактау грамотасы һәм 20 меңлек сертификаты белән Яңа Чишмә районының "Сүрәкә" ансамбле һәм аның җитәкчесе Светлана Питеркина, шундый ук Мактау грамотасы һәм Татарстан халыклар дуслыгы йортыннан 20 меңлек сертификат белән Мамадыш районының "Җиңгәчәйләр" фольклор коллективы һәм аның җитәкчесе Виктор Спиридонов бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев