Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халык алдында отчет

27 майда Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының IV отчет сайлау конференциясе узачак.

Оешманың Республика шәһәр, районнарындагы бүлекләреннән конференциягә 155 делегат сайланды. Моннан кала, кунаклар - Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районнан официаль делегация килүе дә көтелә.

Конференциядә Республика керәшен иҗтимагый оешмасы халык вәкилләре алдында соңгы өч елда эшләнгән эшләре буенча отчет тотачак. Шулай ук көн кадагында, яңа идарә составы сайланып, яңа җитәкчеләр билгеләү дә тора.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының 10 еллык юбилее уңаеннан, конференция программасына бәйрәм концерты да кертелгән. Республика керәшен җәмгыятенең эшчәнлеге 2007 елның 25 маеннан исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев