Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөрләп яши Гришкин

Менделеев районы Иске Гришкин ( Бигәш дип тә йөртәләр) авылы матур табигать почмагында урнашкан. Челтерәп аккан чишмәсе, каз-үрдәкләр йөзгән инеше, аллы-гөлле матур чәчәкләр үскән яшел болынына һәркем сокланырлык. Чиста урамнары, зур-зур итеп салынган мәһабәт йортлар, каралты-куралар авылда эшчән, тырыш кешеләр яшәвен күрсәтә.

Бүгенге көндә Иске Гришкинда 536 кеше яши икән. Шушындый зур авылда элек "Азинский" совхозы гөрләп торган. Кызганыч, бүгенге көндә ул таралган. Авыл кешеләренең кайберләре балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йортында эшләсә, калганнар Менделеев, Чаллы шәһәрләренә китеп эшләргә мәҗбүр. Кош-корт, хайван асрап, яшелчә үстереп көн күрүче авыл халкы тормышның авырлыгыннан зарланмый. Тир түгеп, хезмәт куймый гына бернигә дә ирешеп булмый шул. Ундүрт баш терлек асрап көн күрүче фермер Камашевлар гаиләсе моны яхшы аңлый. Авылда кайбер кешеләрнең шәхси тракторлары бар. Үз техникаң белән җир эшкәртеп, печәнен алып кайту күпкә отышлырак. Дөрес, авылда яшьләр дә юк түгел. Әле яңа гына шәһәрдән югары уку йортын тәмамлап кайткан, туган авылында завклуб булып эшләүче Виктор Япаев, җирле үзидарә оешмасы секретаре Мария Алексеева, мәктәптә математика, информатика укытучы, яшь белгеч Елена Япаева - моның ачык мисалы.

Авыл мәктәбендә 32 укучы укый, ә балалар бакчасына 18 ләп бала йөри икән. 2015 елның көзендә эшли башлаган изге Георгий Победоносец исемендәге чиркәүдә атна саен, бәйрәмнәрдә атна уртасында да службалар алып барыла. Мәдәният йорты, почта, авыл җирлеге идарәсе бер бинага урнашкан. Быел бу иске кирпеч бинаның түбәсен ремонтлап, тәрәзәләрен алыштырырга җыеналар икән. Иске Гришкинда ике шәхси кибет тә бар.

"Элек авылда Сабантуй үткәрелсә, хәзер ел саен Тройсынны уздырабыз. Милли бәйрәмебез зурлап уздырылу - ул зур сөенеч. Күп җирләрдән керәшен ансамбльләре, кунаклар килеп, Тройсын күңелле үтә", - ди авыл җирлеге җитәкчесе Валетина Мамакова. Шушы искиткеч матур табигатьле, зур авылда шигъри җанлы, алтын куллы кешеләр яши.

Табигать баласы

Авыл баласы кечкенәдән табигатьнең бөтен матурлыгын күреп үсә. Зәп-зәңгәр күк йөзенә, хуш исле чәчәкләргә сокланып, хәтфә яшел болынында аунап, ямьле елгасында су коенып үскән Иван Алексеев туган ягының гүзәллеген балачактан шигъри юлларга сала. Челтер чишмәнең шифа сулары нидер көйли, хәтта яр буенда үскән тирәкләр дә нидер сөйли кебек тоела аңа. Шуңа нечкә күңеле һәрчак шигъриятькә тартыла.

Шигырь язу кемгәдер бер мавыгу гына булып калса, Иван дәдәйнең ул гомерлек юлдашына әйләнгән. Зоотехник, агроном белеме алып кайткач, үз шөгыле белән бергә мәкаләләр дә яза башлый. Авыл кешеләре, аларның тырышлыгы турында язылган, "Татарстан яшьләре", "Мәгариф", "Менделеев яңалыклары" газета, журналларында басылган 100 гә якын мәкаләсен киләчәктә китап итеп бастырырга ниятли. Авторның 2007 елда басылган "Мин - табигать баласы" исемле тәүге җыентыгында төрле елларда язылган шигырьләре тупланган. Дөньяның матурлыгы, яшәү мәгънәсе, серле табигать турындагы шигырьләрен укыганда күңелләр ял итә.

Иң элек колхозда агроном булып, соңыннан мәктәптә география, тарих, биология укытучысы булып эшли ул. Мәктәп яны участогына да ул җаваплы була. Бакчада укучылар белән нинди генә үсемлек, гөлләр үстерми Иван Алексеев. Теплица да ясыйлар, рассадалар да үстереп саталар, район күләмендә күп тапкырлар призлы урыннар алалар. Иван Константинович үсемлекләр дөньясына, табигатькә гашыйк. "Мин кырга, болынга чыксам, һәр үсемлек, һәр агач белән сөйләшәм, аларны бик тә яратам, шулар белән юанып яшим", - ди ул. Уллары белән бергәләшеп, ташландык участокларны чистартып, посадка да утырткан. Агачларны урманнан алып кайтып та, орлыктан да үстерә ул.

Иван Алексеев авылда зиратны тәртиптә тоту буенча да җаваплы кеше икән. Мәктәптә эшләгәндә, 18 ел профсоюз председателе булып торган, конференция кебек җитди чараларда катнаша, шигырьләрен укый, җырлый да әле ул. Элек хатыны, балалары белән бергә "Бигәш" ансамблендә йөргән. Актив тормыш алып баручы Иван дәдәйнең төрле грамоталары, Мактау кәгазьләре дә җитәрлек.

Бүгенге көндә ул яраткан хатыны Клавдия белән матур гына гомер кичереп ята. Өч ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, барысы да югары белемлеләр. Ике баласы тормыш корган, өч оныклары бар. Уллары Игорь, Вадим, Николай төзү эшләре белән шөгыльләнә, илнең төрле төбәкләрендә йортлар салалар, бик тырышлар. Кызлары Елена белән Люба да җаваплы урыннарда эшлиләр, шәһәрдә яшиләр.

Иван дәдәй бик актив булса да, сәламәтлеккә туймый. Инвалидлар җәмгыятенең җитәкчесе буларак та, бер дә тик тормый ул. Тормыш иптәше Клавдия түти белән бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, кызыл, ак карлыганнан башлап, яшел борчакка хәтле бар анда. Күп итеп кош-корт, мал-туар: сыер, сарык асрыйлар, кролик үрчетәләр. Көн дә иртән болынга барып, куяннарга хуш исле үлән чабып кайту - Иван дәдәйнең яраткан шөгыле. Гүзәл табигать кочагында үскән һәр үсемлек, агачны сыйпап үтә ул, шуннан көне буена җитәрлек энергия туплый. Тормыш авырлыгыннан зарланмый Иван дәдәй, һәр туар көнгә шатланып яши. "Газеталар укырга яратабыз, "Туганайлар"дан аерылган юк, һәр санын укып барабыз", - ди ул, шатланып. Шәһәрчә җиһазландырылган болын хәтле өйләрендә колач җәеп каршы алулары, уен-көлке белән сөйләшүләре бу матур гаиләгә карата ихтирам хисе уятты.

Иван Алексеев кебек дөньяның матурлыгына сокланып, һәр нәрсәдән ямь табып, актив тормыш алып баручылар, миңа калса, сирәк. Киләчәктә дә иҗат чишмәсе саекмасын, хатыны Клавдия түти белән исән-сау гомер итеп, балаларына, оныкларына сөенеп яшәсеннәр иде.

Бизәкләре көлеп тора

Һәр кешенең үзенә бер яраткан, күңеленә ятышлы шөгыле була. Буш вакытларында ул шуның белән юана. Иске Гришкин авылында яшәүче Николай Богатовның яраткан шөгыле - агачтан кисеп, сырлап матур бизәкләр ясау. Ул моңа бөтен күңел җылысын салып эшли. Төрле-төрле бизәкләр белән сырлап ясалган капка, наличниклар, балалар өчен атынгыч - барысы бу эшләрнең остасы алтын куллы кеше булуын күрсәтә. Авыл кешеләренә хас булганча, гади, тыйнак кына Николай дәдәйнең тормышы җиңелләрдән булмый. 1966 елда әнисе, өч елдан әтисе үлә. Ун яшендә тома ятим калган малайны интернатка бирәләр, ул шунда укый. Аннан соң Николайны Одиновлар гаиләсе - җырак әбисе һәм җырак бабасы - үзләренә ала. Әби, бабай тәрбиясендә егет бөтен эшкә өйрәнеп үсә.

- Бабай столяр иде, аның эшләвен кызыксынып карап торган чакларым күп булды. Шуннан үзем дә әкренләп агачтан әйберләр эшли башладым. Иң беренче итеп табуретка ясадым, - дип искә алды ул.

Николай мәктәптә укыган вакытта ук өстәл, урындык, шкафлар ремонтлау белән шөгыльләнә. Остара төшкәч, заказ буенча тәрәзә рамнары ясый башлый. Тора-бара агачны сырлап-бизәүгә күчә. Булганнан бар да була", - диләр шул. Ул әле картиналар да ясый, рамнарын үзе сырлап бизи дә. "Аленушка" һәм башка картиналары өйләренә ямь биреп тора. Ул рәсемнәре белән район күләмендә үткәрелгән конкурсларда да катнаша икән. Бер картинасын сатып та алганнар.

Авылны газлаштырганда, бөтен өйгә, газовиклар таләбе буенча, ишек, форточкалар ясап чыккан ул. Авылдашлар гына түгел, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан да тәрәзә рамнары, наличникләр, картина рамнары ясатырга сорап, заказлар бирәләр икән. Кибеттә бөтен нәрсә сатылса да, кешеләр кулдан ясалган әйберләрне өстен күрә.

Николай дәдәйнең зур гына мастерское бар. Столяр өчен кирәкле бар эш коралы да бар анда. Күп вакытын шунда төрледән-төрле әйберләр ясап үткәрә ул. Кышкы салкыннарда ягар өчен кечкенә генә миче дә бар. Яраткан эш беркайчан да - җәен дә, кышын, язын да туйдырмый шул.

- Минемчә, ир кешенең үзенең бер эш почмагы булырга тиеш, - ди Николай Богатов.

Инвалидлык буенча пенсиядә булса да, иртә таңнан кичкә кадәр аяк өстендә ул. Яшелчә бакчалары да бик зур, үз куллары белән матур итеп парник та ясаган. Йортлары авыл кырыенда урнашканга, урын да җитәрлек. Буш җирне киртә белән тотып алып, күп итеп агачлар утыртканнар, кечкенә генә парк булдырганнар. Богатовлар моның белән генә чикләнми, мал-туар да асрыйлар. "Великан", "Граф" токымлы кроликлары да бар. Шуның өстенә әтәчләр, экзотик фазаннар да тоталар. Бу эшләр күп вакыт, зур тырышлык таләп итә.

"Эшчән бәхетне эшендә күрер", - дип әйткән борынгылар. Бу, чыннан да, шулай. Николай Богатов өчен бәхет - үзенең яраткан эше белән шөгыльләнү. Агачтан уеп ясаган бизәкләре белән генә түгел, күңел бизәкләре белән дә кешеләрне сөендереп, озак еллар яшәргә язсын иде аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев