Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөрләде Дүсмәттә Сабантуйлары (фото, видео)

1 июль көнне Мамадыш районының Дүсмәт авылында Сабан туе гөрләде.

Көне буе пыскаклап яуган яңгыр, Ходайга рәхмәт, кичке якта туктап, авыл халкына рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек тудырды. Олысы, кечесе мәйданда кызыклы уеннарда катнашып, җырлап-биеп күңел ачты. Батыр егетләр күккә ашкан биек колгага менде, капчык сугышында, кул һәм милли көрәштә үзләрен сынады. Кызлар да сер бирмәде - капчык киеп йөргерделәр, көянтә-чиләк белән су да ташыдылар.

"Җиңгәчәйләр" фольклор коллективы авылдашларны өр-яңа чыгышлары белән куандырды. Бу юлы алар үзләренә агач кашыклар белән ритм биреп, мәйдан түрендә балкыдылар. Моңа өстәп, ансамбль узган гасырның 60 нчы елларына кадәр биелгән, хәзер инде онытылган, бию дә өйрәнгәннәр иде (видео карагыз).

Оештыручылар ярышларда катнашучыларга, авылның җырчы сандугачларына, биюче егетләргә һәм бәйрәм кунакларына - барысына да матур бүләкләр өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Гөрләде Дүсмәттә Сабантуйлары (фото, видео)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев