Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гришкин авыл җирлегендә референдум акчасына урамнарга видеокамера урнаштырачаклар

Бу хакта Гришкин авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакова әйтте

- Ару гына торабыз! Ходайга шөкер. Бүген үзара салым буенча референдум. Үзара салымга карата халыкның мөнәсәбәтләре елдан-ел яхшыга үзгәреп бара. “Нигә референдумын уздырып торасыз инде? Болай да акчасын бирәбез бит”, - дип әйтүчеләре дә бар. Гришкин җирлегенә тагын ике авыл – Корман белән Илкен керә. Сайлаучыларның саны быел 425 булыр дип торабыз. Быел да кеше башыннан 300 сум җыячакбыз.
Үзара салым вакытында җыелган акчаларга соңгы елларда бик яхшы һәм кирәкле эшләр башкарылды. Гришкин авыл зиратының юлына щебень салынды, иске киртәләр яңалар белән алыштырылды. Авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан батырлар хөрмәтенә төзелгән зур һәйкәлебез бар. Заманында бу һәйкәл районыбызда иң зурлардан саналган. Зурлыгына карап, төзекләндерүгә дә шактый акча кирәк. Быел һәйкәлнең арткы ягы төзекләндерелде, юлына брусчатка җәелде. Җиңүнең 75 еллыгына төзекләндерү эшләрен тәмамларбыз, дип уйлыйбыз.
Бу референдумда җыелачак акчаларның да нәрсәгә тотылачагын планлаштырдык. Беренчедән, авылның үзәк урамнарында видеокамерлар урнаштырырга уйлыйбыз. Бу терроризм кебек начар нәрсәләрдән саклану өчен эшләнелә. Авылыбызның әбиләре әле төшеп калганннардан түгел, актив тормыш алып баралар, “скандинавия ходьбасы” белән шөгыльләнәләр. Шул сәбәпле, авыл клубына “скандинавия ходьбасы”н алыштыручы тренажёр алырга уйладык. Әбиләр дә бик риза булдылар. Корман авылының зиратка керү капкасын яңартуны планга керттек. Әлегә эшләнәсе эшләр күп. Болай булса, әкренләп җайланыр барысы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев