Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөргөри дәдәй әлифбасы

Июль аенда халык язучысы Гәрәй Рәхим (Гөргөри - Григорий Родионов) үзенең 75 еллык юбилеен каршылый. Әдипнең балалар өчен язган шигырь, хикәяләре дә бик күп. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан, авылдашы һәм каләмдәше Ринат Архипов балалар өчен "Гөргөри дәдәй әлифбасы" тезегән. Ягез, хәрефләрне барлап чыгыйк! А Аланлык дигән авылны Син беләсеңме, юкмы? Соравыма...

Июль аенда халык язучысы Гәрәй Рәхим (Гөргөри - Григорий Родионов) үзенең 75 еллык юбилеен каршылый. Әдипнең балалар өчен язган шигырь, хикәяләре дә бик күп. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан, авылдашы һәм каләмдәше Ринат Архипов балалар өчен "Гөргөри дәдәй әлифбасы" тезегән. Ягез, хәрефләрне барлап чыгыйк!

А
Аланлык дигән авылны
Син беләсеңме, юкмы?
Соравыма гаҗәпләнмә,
Миннән сорый дип юкны.

Ә
Әйтимме кайсы якта дип?Ә
Тыңлап тор. Әйтеп бирәм:
Шөгер яклары. Тирәсе -
Гел урман, яшел чирәм.

Б

Буровойлар ягы, нефть
Ургылып чыккан төбәк.
"Тормышлар чәчәк ата!" дип
Тибә анда һәр йөрәк.

В

Ватанын җырлап-яратып
Халкына хезмәт итә
Тукай бүләге иясе.
Туган яктан җилләр иссә,
Йөрәкләренә җитә!

Г

Гәрәй Рәхим китапларын
Әйдәгез укыйк әле,
Игътибар биреп шигырьгә,
Матур утырыйк әле.

Д

"Дүрт әтәч" исемле шигырь
Бигрәк кызыклы инде:
Чын әтәчләр икәү генә
Кызып талаша иде...
Икесе кайда тагын,
Сөйләп бир әле барын?

Е

Ерак заманнардан килә
Авыл исеме - Аланлык.
Бар Имәнлек, Каенлык та,
Кайдадыр бар Баланлык.
Нинди исемле авыллар
Җирдә булмасын иде?
Укып чык шундый шигырен,
Сиңа бит җиде инде!

Ё

Бу хәрефкә дә без бирик
Бераз гына игътибар:
Пулемёт сүзендә бар ул,
Ёлка сүзендә дә бар.

Ж

Жәллим кем "өчле"не ала...
"Бишле" белән һәр чатта
Көлеп-сөйләшеп туймыйбыз
Мәктәптән кайткан чакта.

Җ

Җебек түгел Миләүшәбез,
Читен булса да , түзде.
Авылга кунакка кайткач,
Ялан кулы белән генә -
Чәчәк түгел! - ни өзде?

З

"Зурлар да такыя кисен,
Дуслар да такыя кисен".
Аларны күргән кешеләр,
Әйтеп бирче: ни дисен?

И

Ике әтәч яши икән
Бу йортта тату гына,
Сыннары матур гына.
Калае соң ник кирәк? -
Әйтеп бир әле тизрәк.

Й

Йөри урам себереп
Йокысында теттереп.
Көне буе - ятакта!
Бигрәкләр ялкау малай,
Ничек булган ул алай?
Ни әйтерсең бу хакта?

К

Кар бабай җырлый беләме,
Йә көлеп ул җибәрәме?
Шигырь дә укый мәллә,
Мәзәк тә сөйли белә!..
Әл-лә-лә!

Л

Лилия велосипеды
Ракетага охшаган.
Аны аңа бүләк итеп
Рәшит абыйсы алган.
Зур үскәч - бирсен Хода -
Йөрер чын ракетада!

М

Могҗизаны яратмаган
Юктыр адәм баласы.
Укымаган булсаң, укы.
Китапның исемен әйтәм -
"Иске самавыр торбасы".

Н

Нефть каян чыга, ничек?
Әгәр килсә беләсең,
Укып чык Гөргөринең
"Тау бабай" хикәясен.

Ң

Бу хәрефкә башланмый
Бер сүз, бер җөмлә.
Иң озын романнардан да
Син эзләп йөрмә.

О

"Озакламый һәрбер йортта
Нәни каргалар туды".
Әйтеп бирегезче, дуслар,
Ә бераздан ниләр булды,
Көзләр җиткәч ни булды?

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев