Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Горурланырлык туганыбыз бар

Әйе, җырда да "гомерләр үтә икән, үтә дә китә икән"... диеп җырлыйлар шул. Ләкин бу сүзләрне һич кенә дә шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтүче Керәшен Мәлемендә туып үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Иван Степанович Батьков турында әйтеп булмый. Аның әле дә көче, энергиясе ташып тора, хәрәкәтчән, спорт белән шөгыльләнә,...

Әйе, җырда да "гомерләр үтә икән, үтә дә китә икән"... диеп җырлыйлар шул. Ләкин бу сүзләрне һич кенә дә шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтүче Керәшен Мәлемендә туып үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Иван Степанович Батьков турында әйтеп булмый. Аның әле дә көче, энергиясе ташып тора, хәрәкәтчән, спорт белән шөгыльләнә, табигатьне ярата.

Иван Степанович 1946 елның 30 сентябрендә Керәшен Мәлемендә туа. Тырыш, үҗәт булуы аркасында, балачагы авыр заманнарга туры килүгә карамастан, бик тиз үзлегеннән укырга өйрәнә. Мәктәпкә дә "яшең җитмәгән, алмыйбыз" диюгә карамастан, парта артына барып утыра да, кайтмый. Шулай "бик яхшы" билгеләренә башта Керәшен Мәлемендә башлангыч мәктәпне, аннары Югары Мәлемдә сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Классташлары хәзер дә: "Өй эшләрен эшләргә, русча эчтәлек сөйләтергә, Иванның килгәнен көтеп тора идек", -дип искә алалар.

Әлбәттә, тырышкан табар, ташка кадак кагар. Иван Степанович сигез класс бетереп, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, аннары Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Туган ил алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, башы-аягы белән эшкә чума. Биектау якларында зоотехник та, механик та, инженер булып та эшли. Билгеле инде, җитәкчеләр Иван Степановичның хезмәтен югары бәялиләр. Кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт мактауга лаек була. Шулай итеп ул тагын да югары үрләргә күтәрелә. Халык депутатларының район Советы исполком председателе, Питрәч районында администрация башлыгы, "Кощаковский" җәнлек совхозында директор, 1992 елдан ООО "Татзнак" генераль директоры.

Гаиләңдә сине аңлаучы кешеләрең булганда, синең белән янәшә атлап, хуплап торганда эшең дә җайга салынып эшләнеп бара шул. Иван Степанович Гөләндәм Шәйхиевна белән инде бишенче дистәләрен иңне иңгә куеп, бер-берсен аңлап эшлиләр, яшиләр. Тормыш иптәше Гөләндәм Шәйхиевна ООО "Татзнак" типографиясе директоры булып эшли. Уллары Игорь да әти-әнисе кебек тырыш, "бик яхшы" билгеләренә укып юристлык профессиясен үзләштерә. Спорт белән шөгыльләнә, классик музыка тыңлый, дөреслекне ярата.

Иван Степанович туган авылын, туганнарын ярата. Авылга кайткач, иң беренче булып әти-әнисенең бәхиллеген алып чыга (алар инде бик күптәннән гүр ияләре), аннары уйнап үскән болыннарны әйләнә, чишмә суы эчеп җанына тынычлык ала. Авылда аны сагынып көтеп торган абыйсы Александр Степанович каршы ала. Ике туган бер-берсен бик якын итеп ярдәмләшеп яшиләр. Иван Степанович көченнән килгән кадәр барлык туганнарына булышып тора. Авылын да ярдәменнән ташламый. Аның көче белән чиркәүнең түбәсе су үтмәслек итеп ябылды. Гомумән, кем генә ярдәм сораса да, кулын сузарга гына тора ул.

Гүзәлия БАТЬКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев