Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Горурланыр кешем бар...

Бу көннәрдә демографик мәсьәлә тагын өскә калкып чыкты. Дәүләт думасы делегатлары беренче баласын тапкан аналарга да "ана капиталы" түләү мәсьәләсен карый. Ана капиталы да алмыйча, ниндидер льготалар да өмет итмичә, йөрәге, күңеле кушканча күп бала тәрбияләүчеләр бар әле. Сүзем бүген шундый туганым турында.

Минем әнием тумышы белән Кукмара районы Үрәсбаш авылыннан. Керәшен авылларында кушаматсыз кеше булмый. Әниемнең гаиләсенең дә кушаматы булган. Аларны авылда, фамилияләре Сафаровлар булгач, бик гади иттереп кенә "Сәпәрләр" дип йөрткәнәр.

Элек күп бала тәрбияләүче гаиләләргә шаккатып карамаганнар. Ул заманнарда, акчага кытлык булса да, яшәү шартлары әллә ни булмаса да, зарланмыйча гына, тугыз, ун, я аннан да артык бала тәрбияләгәннәр. Әнием дә гаиләсендә бишенче, төпчек бала булып туган. Балаларны аякка бастырыр өчен күп көч куярга кирәк. Яныңда терәк, ярдәмче булырлык, авырлыктан сыгылып төшкәндә күтәреп алып "Әйдә, син булдырасың бит," дип әйтүче кешең булуы да бик мөһим бит әле. Әмма минем әбиемнең булышыр, күңелен юатыр кешесе булмаган, фаҗигале хәлгә очрап бабабыз үлеп киткән. Әбием бер ялгызы тормыш кыенлыкларын җиңеп, биш баласына тиешенчә тәрбия биреп, аякларында нык басып торырга сәләтле шәхесләр тәрбияләгән. "Нәнәебез шикелле кеше юк бу дөньяда. Бары тик аның тырышлыгы аркасында гына без кеше булдык," диләр бу турыда әниемнең туганнары.

Мария нәнәебезнең безнең арадан киткәненә тиздән 18 ел булачак инде. Мин аны бөтенләй белмим. Әмма әниемнең, аның бертуган дәдәләре, түтиенең әбием турындагы җылы истәлекләрен ишетеп үскәнгә, бик яхшы беләм кебек тоела.

Нәнәебез кебек рухи яктан көчле, олы күңелле Алина апабыз да бар әле безнең. Ул хәзерге вакытта Кукмарада яши, җизнәбез Валерий белән биш бала тәрбияли. Фамилияләре Павловлар. Алина апа Кукмара районының "Туган төбәкне өйрәнү" музеенда фәнни хезмәткәр, ә ире Валерий Кукмара районының "Металл савыт-саба" заводында литейщик булып эшли.

Алтын бөртекләргә тиң дүрт балалары - Диана, Аделина, Даниил, Полина мәктәптә укыйлар, ә асылташлардан да кыйммәтрәк төпчек җегетләре Богдан балалар бакчасына йөри. Балалар "бишле" билгеләренә генә укып киләләр. Төрле фән буенча олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, призлы урыннар алалар. Узган уку елында Казанда Диана физика, ә Даниил ОБЖ фәннәреннән олимпиадаларда җиңеп, икенче урын яулаганнар. Ә Аделина 2016 нчы уку елында күрсәткән уңышлары өчен Туапседагы "Орлёнок" балалар лагеренда булып кайтты. Кечкенә Богдан да балалар бакчасында үзенең абый, апаларыннан бер дә калышмый.

"Кайбер вакытта бер-беребезне күрмибез дә", - ди әниләре. Һәркем үз эшенә баткан. Аделина быел тугызынчы класста укый. Бик җаваплы елы. Даниил фәнгә бик тартыла, фәнни эшләр белән бәйләнгән конкурсларда катнаша икән.

Гаиләгезнең берәр тәртипләре, трацияләре бармы, дип сорадым. "Сөйләрлек традицияләребез юк та кебек. Әмма зур бәйрәмнәрдә бергә булырга тырышабыз. Яңа елны бергә каршылыйбыз. Җыелган вакытларда, бергәләп уйный торган уеннар уйныйбыз, пазл җыябыз. Яңа елның каникулларында буш вакытыбызны файдалы үткәрергә тырышып, урамга чыгабыз, гаилә белән чана, чаңгы шуабыз. Елга ике тапкыр булса да, балаларны ял итәргә алып барырга тырышам. Музей, театр белән таныштырам. Менә ноябрьнең каникул ялларында Казанга театрга барып кайттык әле. Гаиләбездә ир кешеләребезнең үз яраткан хоббилары бар - әтиләре белән бергә балык тотарга яраталар. Болай, авылча яшибез. Терлекләребез бар, аларга җәй көне печән җыябыз. Менә шулай итеп гаилә мәшәкатләренә батып яшәп ятабыз инде", -дип сөйләде Алина апам.

Балаларның киләчәккә планнары Наполеонныкы кебек. Диана врач булырга хыяллана. Аделина физика фәннәрен бик үз итә. Профессиясен дә шуның белән бәйлисе килә. Укып чыккач инженер булырга тели. Ә Даниилга килгәндә, ул әле "актив эзләнү процессында".

Биш бала тәрбияләү бик авырмы, дип сорадым. "Һәр вакытның, һәр эшнең үз авырлыгы була. Барысы да кечкенә булганда, авыр булды. Хәзер инде Аллага шөкер дим. Кечкенәләре үсә торганда, зурлары ярдәмгә килә. Әле хәзер үсмер вакытлары да бит",- дип җавап бирде Алина апа.

Диана белән Аделина Алина апаның 11 ел элек авариягә очрап, фаҗигале рәвештә һәлак булган абыйсы Николай һәм җиңгәсе Евгенияның балалары. Ятим калган балаларны Алина апалары һәм Валерий җизнәләре үз гаиләләренә тәрбиягә алдылар.

Сүземне әбиемнән, Сәпәрләрдән башлаган идем. Алина апам белән бетерәсем килә. Әбием биш баласын бер ялгызы аякларына бастырса, Алина апа, үзенекенә өстәп, абыйсының балаларын да тәрбияли.

"Мин үзебезнең гаиләне үрнәк, әлләкем дип санамыйм. Өч баламы, дүрт баламы - барыбер үстерәсе инде", - дип әйтә ул. Ә мин аның бу фикере белән килешеп бетә алмыйм. Бу болганчык, туганнар да бер-берсен санап бетерми торган заманада, абыйсының балаларын үз итеп канат астына алган, аларга бертигез тәрбия биреп, яратып, сөеп үстергән ана кешене мин әлләкем дип кенә түгел, бөек дип санар идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев