Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Герой исеме онытыларга тиеш түгел

Һәр сугышның иртәме-соңмы азагы була, бары тик тарих кына мәңгелек. Әфган сугышы да шул тарих битләрендә саклана. Аның турында хәтер китабына 15 мең яшь егетнең каны һәм аларның әниләре күз яше белән язылган. Кәвәл авылында бу сугышта һәлак булган егет, Кызыл Йолдыз Ордены кавалеры Геннадий Саликиев яшәгән йортка истәлек тактасы...

Әфганның ташлы юлларын узган солдатлар дуслыгы еллар узгач та какшамый. Бу дуслык кызу кояш астында чыныккан, әфган комы белән ныгытылган. Республиканың төрле районнарыннан килгән ветераннар сугышта һәлак булган дуслары нигезенә җыелды. Алар аның каберенә чәчәкләр салды, авылның мәдәният йортында аның турындагы истәлекләре белән бүлеште.

- Без Гена белән "учебка"да таныштык. Мин Кайбыч районнын, ул Питрәчтән икән. Дөресен генә әйткәндә, мин ул вакытта Питрәчнең республиканың кай төшендә икәнен дә белми идем. Аның да керәшен егете икәнен белгәч, бөтенләй бертуганнар шикелле якын булдык. Мин тиф белән авырып киттем, шуңа күрә ул һәлак булган операциядә катнаша алмадым. Генаның юмор хисе бик көчле иде, шул җәһаннәм таулары арасында да көләр өчен бер сәбәп, күңелне күтәрерлек бер сүз таба белә иде, - дип искә алды Геннадий Саликиев белән бергә хезмәт иткән Владимир Лебедев.

- Без аерылгысыз дуслар идек. Гена һәлак булган операциядән, таулардан бары бер генә сугышчы үз аягы белән төште. Күбесе яралы иде, күбесе шунда ятып калды. Икенче көнне мин аның гәүдәсен эзләргә мендем... Аның күзләре яшел иде, ул бик матур, сәламәт, киң җилкәле егет иде, йөзеннән бер дә елмаю китмәде, - дип искә алды бүгенге чараны оештыручыларның берсе Феликс Нәҗмиев.

- Армиягә без бергә киттек, - дип башлады үзенең сүзен Әлбәден авылынна Василий Ильин. - Казан вокзалыннан безне оркестр белән марш уйнап озаттылар. Аннары юллар аерылды. Шулай да мин Генаның да Әфганга эләккәнен белә идем. Аннары Кәвәлдән бер егетне Әфганистаннан цинк гробта алып кайтып, оркестр белән күмгәннәрен әти хатта язды.

- Әфган җирендә безнең һәр көнен үлем сагалап торган ел ярым гомеребез узды. Хәзер сугыш инде төшкә дә сирәк керә, күңел яралары да төзәлеп килә, олыгайдык, акыл тупладык, дусларның истәлеген саклыйсы килә. Дүрт ел элек үзебезнең Тукай районында Әфганстанда һәлак булган сугышчылар яшәгән йортларга мемориаль такталар куя башладык. Безнең бу башлангычны күршеләр дә күтәреп алды, хәзер бу эш ун районда бара. Тагын ел ярымнан Әфганстаннан кораллы көчләр чыгарылганга 30 ел тула. Әлеге датага бу эш төгәлләнсә, бик яхшы булыр иде, - дип сөйли Тукай районы хәрби хәрәкәт ветраннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов.

Шундый мемориаль такта Геннадий Саликиев яшәгән йортка да куелды. Геннадий Федосия һәм фронтовик Николай Саликиевлар гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән. Якыннары аның турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйлар. Төп нигездә хәзер аның бертуган энесе Анатолий яши, ул үз улына да абыйсы хөрмәтенә Геннадий дип кушкан. Вакыт дәвалый дисәләр дә, якыннары әле бүген дә энеләре турындагы истәлекләрне күз яшьләрсез тыңлый алмый. Ә аның классташы Нина Хафизова чыгыш ясаганда сугыш кичкән ирләрнең дә башлары түбән иелде, тамакларга төер утырды.

Безнең 140 якташыбыз Әфганның утлы юлларын кичкән. Аларның дүртесе кире әйләнеп кайтмаган. Питрәчнең дүрт урамы алар хөрмәтенә Геннадий Саликиев, Евгений Перчков, Илдар Мәрхәбин, Николай Кирюшин исемнәрен йөртә.

Ольга ШИПШОВА, "Алга" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев