Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушевка ачык хат

Күптән түгел Клара Булатова редакциябездә дә кунакта булып киткән иде. Георгий Ибушевка ачык хат та тапшырып калдырды. "Йорт каршына нарат утыртмагыз" дигән шигыренең көйгә салынып, беренчеләрдән булып Гүри тарафыннан башкарылуын тели икән шагыйрә. Әлеге хат, газетабыз аша, иясенә барып җитәр, дип өметләнәбез. *** Кышның инде соңгы көннәре бит, Калган карны...

Күптән түгел Клара Булатова редакциябездә дә кунакта булып киткән иде. Георгий Ибушевка ачык хат та тапшырып калдырды. "Йорт каршына нарат утыртмагыз" дигән шигыренең көйгә салынып, беренчеләрдән булып Гүри тарафыннан башкарылуын тели икән шагыйрә. Әлеге хат, газетабыз аша, иясенә барып җитәр, дип өметләнәбез.

***

Кышның инде соңгы көннәре бит,

Калган карны ялап җил йөри.

Күңел язын яктыртырдай язны

Нинди көйгә салдың, и, Гүри?

Мондый моңнар туган авылыңнан

Бала чактан бирле көй эзли.

Төн уртасы дими, җаннарымда

Таң аттырды көең, и, Гүри.

... Җырлар белән, моңнар белән,

Каннарыма үтеп кергән.

Төн карасын җиңәр өчен,

Караңгыдан араланган

Күңел күген бизәр өчен,

Яз яктысын сибәр өчен,

Әлмәткә бер кил әле син!

Йорт каршына нарат утыртмагыз

Йорт каршына нарат утыртмагыз.

Утыртмагыз анда чыршы да.

Өй янында үскән наратлардан,

Чыршылардан шомлы җыр чыга.

Утыртмагыз анда имәннәр дә.

Карама да, усак, каеннар.

Усакларга, каеннарга ияреп,

Ихатаңа керер кайгылар.

Утыртыгыз җимеш агачлары:

Гөлҗимешләр, шомырт, баланнар,

Җимешләре чиргә дәва булыр,

Җыр-көйләре җанны дәвалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев