Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Газетасы да, бүләге дә

Почта бүлекләрендә, газета-журнал редакцияләрендә елга ике тапкыр кызу "урак өсте" булып ала. Бу - алдагы яртыеллыкка подписка уздыру.


Тормыш ваклыкларыннан әллә ничекләр зарлансак та, гомер-гомергә газета-журнал укыган кеше хәзер дә укый. Андыйларны үгетләргә дә кирәкми. Безнең дә шундый даими укучыларыбыз күп. "Туганайлар"ны көтеп алабыз, бер сүзен дә калдырмыйча укыйбыз, диләр алар. Рәхмәт, хезмәтебезне бәяли беләләр.

Менә 2012 елның беренче яртысына язылу башланды. Без инде укый белүче "сознательный" керәшеннәр күбәйгәндер, шәт, газетага язылучылар да артыр, дип тә өметләнәбез.

Инде әйткәнебезчә, "Туганайлар"га подписка үткәрүдә иң яхшы эшләгән почта бүлекләре, почтальоннар өчен бүләкләр дә әзерләдек. Чөнки бу эшнең никадәр җаваплы, кирәкле икәнен яхшы беләбез.

Менә 21 сентябрь көнне Чаллы шәһәре почтамты "Абунәчеләр көне" уздырды. Анда подписчикларыбыз арасында төрле призлар да уйнаттык. 14-21 сентябрь арасындагы көннәрдә газетабызга язылучылардан ЗЯБ бистәсенең 17/14 йортында яшәүче Габдрахманова безнең бүләгебезгә лаек булса (үзегезнең почта бүлегенә мөрәҗәгать итегез), икенче бүләгебезне газетабызга абунәчеләр көнендә язылган Зоя Даниловага тапшырдык. Менә шулай кайбер бәхетле укучыларыбыз гәҗитле дә, бүләкле дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев