Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гастрольдә Олы көн

Г.Камал исемендәге академия театры артисты, Татарстанның Г.Тукай, М.Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, профессор Николай Дунаевның Олы көн белән бәйле якты хәтирәсе

Ишек шакыдылар.

- Керегез! – дидем.  Һәм минем  кечкенә генә кунакханә бүлмәмә, гөж килеп, шаулашып гастрольдәге коллегаларым: Вера апа Минкина, Дания Яруллина, Фирдәвес Хәйруллина, Әсхәт Хисмәтов һәм яшь актерлар кереп тулдылар. Кереп тулдылар да, минем өстәлдәге мул итеп әзерләнгән сый-хөрмәтне күреп, бу көтелмәгән хәлдән аптырап, әниләренең итәкләренә сырышкан сабыйлар күк, артист Әсхәт Хисмәтовка төбәлделәр.  Әсхәт аларга сүзсез генә, серле итеп елмаеп кына җавап бирде.

Мин аларга: “Христос Воскресе!”- дим.  Коллегаларым тагын бер-беренә караштылар һәм нишләргә, ничек җавап бирергә белмичә тагын да  ныграк аптырашта калдылар.  Мин аларга үзебезчә итеп: “Христос терелеп торган! Бүген Олы көн бәйрәме – мин сезне Кызыл Күкәй бәйрәменә чакырдым”,- дидем. Шуннан алар шелтәле караш белән Әсхәткә карап елмаештылар. Имеш, нигә  аны башта ук әйтмәдең.

Бүлмәдә  киеренкелек бетеп, иркенлек урнашты һәм  мин кунакларны табынга чакырдым.

Бу мәҗлесне оештыру болай булды: Олы көн бәйрәме  ул бит һәр елны  яз айларына туры килә.  Театрлар ул вакытларда, гадәттә,  гастрольләргә йөрми. Белмим, ни сәбәптәндер, ул елны,  инде әйбәт спектакль дип даны тарала башлаган “Гөргөри кияүләре” спектакле белән, нәкъ шушы Олы көн  атналарында Уфа шәһәрендә гастрольдә булырга туры килде.

Олы көн бит ул, һәр керәшеннең үзәгенә сеңеп калган һәм гомере буена күңеленең түрендә сакланган, иң гүзәл хатирәләренең берсе. Ул —  гаилә бәйрәме.  Туганнар җыела торган, дуслар белән очраша торган бәйрәм  Олы көн илаһи бәйрәм!

Инде бу юлы өйдә булып, гаилә, туганнар, балалар белән җыелыша алмагач, мин бу елгы Олы көндә, гастрольдә булган дус-ишләремне җыеп, мәҗлес үткәрмәкче булдым һәм бу ниятемне Әсхәткә әйттем. Ул бу фикеремне бик хуплады, гастрольләрдәге бик озак, бик әкрен үтә торган көннәрдә бер ямь булыр, дип тә өстәп куйды. Кунакларны мәҗлескә ул җыеп алып керер дип сөйләштек, ләкин ни өчен җыелганыбызны әйтмәскә дип, сүз куештык.  Сюрприз, янәсе!..

Мин Олы көнгә бер көн кала, базарга барып, кибетләрдә йөреп,  кирәк-яракларны, ризыкларны юнәтеп куйдым. Чираттагы спектакльне уйнап кайткач, Олы көн төнендә йомыркаларны манып, кыяр, помидор, укроп, яшел суган, ананасларны юып, турап, бәйрәм куличен кисеп, прокатка алып торган савыт-сабаларга урнаштырып, таң атуга  өстәлне корып бетердем.

Табын өстәлем күркәм килеп чыкты: өстәл уртасында бәрмәнчек букеты, матур савытта  кулич, төрле ризыклар, ике башта берсе яшелгә, икенчесе кызылга манылган күкәйләр өеме һәм инде,  әлбәттә, затлы шәрап!

Инде таң атуны, кунаклар кергәнне генә көтәсе калды. Кунакларым көттереп тормадылар, сөйләшкән вакытка керделәр, рәхмәт төшкерләре!..

Мәҗлеснең ничек үткәнен тәфсилләп язып тормыйм, кыскасы – барысына да ошады, мактадылар һәм бу  көтелмәгән чара барысының да  күңеленә хуш килде.  Кайсысыдыр: бу безнең ифтар мәҗлесенә охшаган, дип тә әйтеп куйды...

Шунда мин Олы көн бәйрәменең бездә ничек үтүен искә төшереп үттем...

Язгы көндә авылның калкурак урыннарында җир кипшерә, кайбер җирләрдә чирәм борынын төртә башлый. Төшкә таба, тәмле-тәмле бәйрәм ашларын ашагач, менә шул матур урыннарга халык төркеме җыела башлый. Төрледән-төрле уеннар, төрле чаралар үткәрү башлана. Иң төп уеннарның берсе, әлбәттә, “Күкәй тәгәрәтү”. Төрле төскә манылган күкәйләрне бер-берсеннән берәр метр ара калдырып,  бер рәткә тезеп утырталар да,  8-9 метр ераклыктан, матур, тыгыз итеп тегелгән чүпрәк яки киез туп белән күкәйләргә төбәп тәгәрәтеп, отыш  уеннары башлыйлар. Халык, җанатарлар гөж килә, шау-шу, хуплау!.. Кайбер елларны икешәр төркемгә оешып уйныйлар иде.  Ул заманнарда авыллар зур, авыл халкы янәшә тирәдә яңа салына башлаган шәһәрләргә күчеп, таралып бетмәгән иде әле...

Барлык күргән-белгән уеннарны санап тормыйм – “Боз китү”не генә искә алып үтәм.  Ул тамаша Олы  көн уеннары уйнала торган мәйданнарда,  авылның  Керәшен очы дип аталган, югары башында була торган иде.  Зичә елгасының бормалы урыннарында бөялгән боз кантарларының  тыгылышып бер-берсенә күтәрелешеп бәрешүләре ниндидер кодрәтле  баһадирларның орышуларын хәтерләтә иде.

Олы көнгә багышланган мәҗлесебез күтәренке рухта, шатлык, бер-беребезгә олы хөрмәт белән  үтте. Һәркайсыбыз диярлек үзләренең күңелләренә сеңеп калган якты хатирәләре белән уртаклашты.

Таралышканда кунакларым шушындый якты көнгә ямь өстәгән өчен миңа олы  рәхмәтләрен әйттеләр. Мин аларны: “Христос терелеп торган!”- дип озатып калдым.

Николай ДУНАЕВ, Г.Камал  театры артисты, Татарстанның  Г.Тукай, М.Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, профессор.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт, балачакка кайтып килдем