Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галим Николай Максимов татар телен сөйләм калыплары аша укыту технологиясенә өйрәтә

18 октябрь көнне Казанда татар теле укыту технологиясенә багышланган семинар узды

Тел Галиме Николай Максимовның әлегә Казан шәһәренең өч мәктәбендә кулланылган “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” тагын егермеләп мәктәптә кертелергә мөмкин. Бу хакта Казанның 41нче мәктәбендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары шәһәр семинарында Казан шәһәренең мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин әйтте.

Башкаланың Вахитов районында урнашкан 41нче мәктәбендә рус телле башлангыч класс укучыларына татар теле Максимов системасы буенча укытыла. Максимов системасы ул – Сөйләм калыпларына нигезләнеп татар теленә өйрәтү технологиясе. 18 октябрь көнне татар теле укыту технологиясенә багышланган семинарда башкала мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын алып баручы 20 укытучыга 1нче һәм 3нче классларда ачык дәресләр күрсәтелде.

Филология фәннәре кандидаты Николай Максимов әле укырга-язарга өйрәнеп кенә килгән 1нче класс балаларына яңа технологиягә таянып дәресләр бирде. Укытучы татар теленең сөйләм калыплары схемаларын булдырган, һәм балалар аларны кулланып бик җиңел аралаша алалар. Балалар укытучы белән, үзара һәм класстагы кунаклар белән дә диалоглар кордылар.

“Технологияләр турында күп сөйләшәбез. Алар яңалык түгел, - ди мәгариф идарәсе белгече Раиф Зиннәтуллин. - Галимнәр аларны йөздән артык диләр. Ләкин аның үтемлерәкләре бар. Безгә татар телен һәм әдәбиятын укыту өчен үтемле булганы кирәк. Без шушы технологияләрне мәктәпләргә кертү юнәлешендә эшли башладык. Максимов системасы, Мещеряков системасы, “Сәлам” яңа методик комплектлары... Укытучыларны яңа технологияләргә өйрәтеп, алардан тьюторлар әзерләү максаты куябыз”.

Раиф Зиннәтуллин Николай Максимов дәресләре балаларны ораторлык осталыгына да өйрәтә, дип саный.

Рузилә Мөхәммәтова, "Татар-информ" МА,

Салават Камалетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев