Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гаиләсенең якты кояшы, якыннарының ныклы терәге

4 бала анасы Ольга Семёнова улларын кеше хәленә керә белергә, тормышта югалып калмаска өйрәтә

Ольга Семёнованы мин беренче тапкыр "Ягымлы яз"га (Керәшен Сәрдәсендә һәр яз үткәрелә торган матурлык конкурсы) килгәч күрдем. Ул бик ачык һәм гади кеше буларак истә калды. Халыкара әниләр көне булган 29 ноябрь җиткәндә, Ольга Дмитриевна белән очрашуыбыз искә төште дә, аның турында газетага язарга булдым. Моңа кадәр “заочно” гына белсәм, хәзер якыннан танышырга вакыт җитте.

Бүгенге көндәге әни  дигәч, күз алдына ягымлы, олы йөрәкле һәм шуның белән беррәттән, эшлекле, белемле, үз дигәненә ирешә торган көчле хатын-кыз килеп баса. Хәзерге көндә әниләр хуҗабикә ролен генә үтәми шул, гаилә тормышын да өстери, балаларын да тәрбияли, карьера үсешен дә онытмый. Ольга Семёнова да әлеге әниләр рәтенә керә. Ул – хөрмәтле укытучы, иренең сөекле хатыны, рухи терәге, уллары  Евгений, Павел, Станислав һәм  Егорның яраткан әниләре.

Гаиләсендә төпчек кыз булган Ольга  төзелеш техникумында бухгалтер белгечлеге алып чыкканнан соң шәһәрдә калмый, ә туган авылы Керәшен Сәрдәсенә кайтырга уйлый. “Авылда бухгалтер булып эшли башладым. Булачак ирем Геннадий колхозда агроном иде. Эшли торган җирдә аралашып китеп, бер-беребезгә якынайдык. Йөри башлаган елның көзендә өйләнешеп тә куйдык”, – дип искә алды ул. Быел Ольга һәм Геннадий Семёновларның бергә тормыш корып җибәргәннәренә 27 ел тулган.

Колхозлар таралган чорда эшсез калмас өчен, югары белем алып үзенең һөнәрен үзгәртү нияте белән, Ольга Семёнова 1999 елда институтка укырга керә. 2002 елда үз авыллары мәктәбенә башлангыч класс укытучысы булып эшкә урнаша. Тиздән мәктәптә үз белгечлеге буенча вакансия дә барлыкка килә. Яшь укытучы география, химия һәм биология фәннәрен укыта башлый. Бүгенге көндә дә ул Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә балаларга белем бирә.

Семёновларның шәхси хуҗалыгында да эш җитәрлек. Бүгенге көндә гаилә сыерлар, сарыклар, дуңгызлар асрый. “2014 елда үзебезнең шәхси хуҗалыкны оештырдык. Төп игьтибарны савым сыерларларына бирәбез. 13 савым сыерыбыз бар. Аларны үзем савам. Ирем дә булыша. Вакытлары булганда, улларыбыз да ярдәмгә килә”, – дип сөйләде ул.

“Ирем бик йомшак кеше. Бергә килешеп эшләгәчтен, бөтенесен дә тәртипләп алып барабыз. Мин әйткәнне ул тыңлый, ул әйткәнне мин тыңлыйм. Авылдагы “Чулпы” ансамбленә дә йөрим әле мин. Анда гел төрле бәйрәмнәргә, конкурс-фестивальләргә чыгып китәргә кирәк. Рәхмәт, иремнең каршы килгәне юк, чакыру килү белән, барлык җиргә дә берсүзсез җибәрә, – ди Ольга Дмитриевна. – Кечкенәдән җырлый идем. Конкурсларда да катнаштым. Авылдан киткәч, алай җырлап йөргәнем булмады. Өйләнешкәчтен, авылда бик зур җыен уздырдылар. Шунда “Чулпы”ның ул чактагы җитәкчесе Анна Григорьевна ансамбльгә йөрергә чакырды. Мин каршы килмәдем”. Авылда, шулай ук, “Елмай” балалар төркеме дә эшли. Әлеге коллективка Семёновларның 4нче класста укучы Егорлары йөри.

Дүрт егет анасы Ольга Семёнова  улларын да мактап кына сөйли: “Өйдәге эшне ир-ат белән хатын-кызныкына бүлмиләр. Бөтенесенә дә өйрәнеп үсәләр. Иң беренче чиратта, балаларымның кешелекле булуларын телим. Авыл урамында кем белән булса да очрашасың. Кайчак исәнләшмичә үтеп китүчеләр дә була. Ә мин балаларны, “беләсезме сез ул кешене, белмисезме, әмма исәнләшеп, хәлен белеп китегез, кешегә яхшы уйда булыгыз”,  дип өйрәтәм”.

Семёновларның олы уллары Павел Казан духовный семинариясендә укый. “Без Ходайга ышанып яшибез. Тик без – пионерлар, комсомоллар булып тәрбияләнгән буын. Шуңа күрә, ышансак та, аны кешегә күрсәтергә өйрәнмәгән. Безнең ышану эчтә генә, – ди Ольга Дмитриевна. – Павел исә кечкенәдән дингә бирелде. Иремнең әнисе Анастасия Васильевна да дини кеше иде. Улым әбисен бик якын итте, аның үлемен бик авыр кичерде. Шуннан соң да дингә кереп киткәндер дип уйлыйм”.

Улларының дин юлын сайлавын әти-әнисе уңай кабул итә. “Балаларга тегеләй эшлә, болай эшлә, дип үгет биргәнебез булмады. Уку йортын сайлаганда да теләкләренә каршы килмәдек. Павел башта – аграр институтына, аннан соң семинариягә керде. Кермә, дип әйтмәдек, үзеңнең теләгең, тарта аласың икән кер, дидек. Бүгенге көндә аграр институтында аспирантурада укый, семинариядә бакалавриатны тәмамлый”, – дип сөйләгәндә аның улы белән горурлануы тавышына ук чыккан иде.

Язмам ахырында барлык әниләрне һәм бу мәкаләм герое Ольга Семёнованы Халыкара әниләр көне белән  котлыйбыз. Гаиләгез кояшы, якыннарыгызның терәге һәм иң кадерле кешесе булып, гел елмаеп яшәгез, әниләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев