Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гаилә турындагы табышмакларга җавапларны балалар бик тиз эзләп тапты

Шушы көннәрдә Тукай районы Кнәз авыл җирлегенең елга яры буенда «Ак чәчәкле бәхет» дип исемләнгән бәйге узды.

Әлеге чараның максаты - үзеңнең якыннарыңа мәхәббәт хисе, ихтирамлы караш тәрбияләү. Алып баручы бәйрәмгә җыелган балаларга гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында мәкаль-әйтемнәр әйтте, гаилә турында матур-матур шигырьләр укыды. Соңыннан балалар «Яраткан туганнарыбыз», «Теләкләр чәчәге», «Осталык», «Гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр» кебек бәйгеләрдә, мәхәббәт турында төзелгән махсус викторинада катнаштылар, шулай ук гаиләгә кагылышлы табышмакларга җаваплар эзләделәр. Һәрбер сабый үзенең осталыгын, җитезлеген, көчен күрсәтергә тырышты. Биредәге бәйгеләрдә, балалар гына түгел, әниләр, әбиләр, сеңел-энекәшләр дә актив катнашты.

Шулай ук Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен елгада уеннар оештырдылар. Балалар су эчендә куышу, тизрәк йөзү буенча ярыштылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Сулыклар турындагы белемнәрен арттыру өчен, шул темага викторина игълан ителде, табышмаклар әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев