Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фольклорчы галим Геннадий Макаровка "Тюрксой" халыкара оешмасы медале тапшырылды

Геннадий Макаров һәм аның студенты Айдар Вәлиев Казахстанда узган төрки дөнья музыкасына багышланган фәнни конференциядә катнашты, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров студенты, яшь баянчы Айдар Вәлиев белән бергә "Коркыт һәм Бөек дала көйләре" төрки халыкларның IV халыкара традицион музыка сәнгате фестивале һәм "Коркыт ата мирасы: эпик мәдәният, халык хикәятләре һәм көйләре" халыкара фәнни-гамәле конференциясендә катнашты. Ул төрки дөнья музыка кораллары һәм көйләр өйрәнүнең актуаль мәсъәләләренә багышланган иде. Бу хакта фольклорчы галим үзе хәбәр итә.

Мәгълүмат өчен: Төрки дөнья музыка кораллары һәм көйләр өйрәнүнең актуаль мәсъәләләренә багышланган "Коркыт һәм Бөек дала көйләре" төрки халыкларның IV халыкара традицион музыка сәнгате фестивале һәм "Коркыт ата мирасы: эпик мәдәният, халык хикәятләре һәм көйләре" халыкара фәнни-гамәле конференциясе быел Казахстан Республикасының Кызыл Орда шәһәрендә 27-29 сентябрендә булып үтте. "Тюрксой" төрки мәдәниятләр халыкара оешмасы тарафыннан өч елга бер мәртәбә үткәрелә торган фестивальдә Азәрбәйҗан, Белоруссия, Кытай, Бөекбритания, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Үзбәкстан, Башкортстан, Саха-Якутии, Татарстан, Тыва һәм Төркиядән 80нән артык музыка белгече, фольклорчылар һәм этник музыка башкаручылар катнашты, дип хәбәр итә "Тюрксой"ның рәсми сайты.

"Тюрксой" төрки мәдәниятләрнең халыкара оешмасы Президенты Дүсән Касеинов "Төрки дөнья музыка кораллары һәм көйләр өйрәнүнең актуаль мәсъәләләре" исемле халыкара конференция кысаларында төрки дөньяның милли мәдәниятенә һәм фольклорчылык фәне үсешенә керткән өлеше өчен Казан консерваториясе Татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы укытучысы Геннадий Макаровка дастаннар, халык иҗаты әсәрләрен башкаручы хакас халык җырчысы Семен Кадышев исемендәге истәлекле медаль тапшырды.
"Тюрксой" - төрки халыкларның мәдәният өлкәсендә халыкыра хезмәттәшлек оешмасы. Штаб-фатиры Әнкарада урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев