Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Финляндиядә керәшеннәр турында фильм күрсәтеләчәк

Финляндия һәм Россия актеры, продюсеры Вилле Юхана Хаапасалоның Хельсинкида Татарстан турында фильмының презентациясе булды. Бу турыда Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты хәбәр итә.

Тапшыру циклы барлыгы 10 серия тәшкил итә. Продюсер сүзләре буенча, тапшыруны төшерер өчен ике атна кирәк булган. Шушы вакыт арасында төшерү командасы Казан, Свияжск, Бөек Болгар, Кама Тамагы, Тәтеш, Чистай, Алабуга, Лаеш районнары, Яр Чаллыда урнашкан «КАМАЗ» заводында булган.

Исегезгә төшерәбез, Вилле Хаапсало Лаеш районы Ташкирмән авылы керәшеннәре белән дә очрашты. Хәзерге вакытта тамашачылар Kalastus TV медиаплатформасында фильмның өч сериясен генә карый ала. Әлеге өч сериядә Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәрендәге "КАМАЗ" заводы күрсәтелгән. Калган серияләрне карар өчен каналга подписка рәсмиләштерү кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев