Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Филармониядә "Туым жондозы"ның юбилей концерты узды

Фестиваль конкурс форматында уздырылмаса да, аерым катнашучыларны билгеләп үттеләр. Республикасы Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов "Туым жондызы" керәшен җырулары фестиваленең жюри әгъзаларын Мәдәният министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Быел керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестивале X тапкыр уздырылды. Юбилей булу сәбәпле, чара конкурс итеп түгел, ә төрле елларда җиңү яулаган катнашучыларның юбилей концерты буларак оештырылды.

Фестивальнең оештыру комитеты рәисе, Керәшен иҗтимагый оешмасының рәисе урынбасары, "Туганайлар" газетасының баш мөхәрррире Людмила Белоусова әйтүенчә, фестиваль яшь талантларны табарга мөмкинлек бирә. Шуңа дәлил итеп, ул 2009 елның дипломантын, хәзерге вакытта Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровны китерде.
"10 ел элек баглаган өметләребезнең нәтиҗәсе бу тамаша, үзебез кабызган йолдызларны күрсәтәбез. Республикабыздан гына түгел, башка төбәкләрдән килгән 40ка якын катнашучы сәхнәгә аяк басты», - диде Людмила Белоусова "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Ирек Шәрипов Республикабызда яшәүче халыклар үз телен саклый ала торган, үсәргә уңай шартлар тудырырлык чара икәнлеген аңлатты. "Бер-беребезгә булган ихтирамлы караш илебезне көчәйтә. Биредә керәшен сәнгатенең үзенчәлекләре, гаҗәеп матур сәнгать үрнәкләрен күзаллыйбыз", - дип әйтеп узды. Ирек Шәрипов традицион сәнгатьне саклауда һәм үстерүдә зур өлеш керткән өчен" Татарстан Республикасы мәдәният министры конкурсның әгъзаларын һәм оештыручыларын рәхмәт хаты белән билгеләде.
Геннадий Макаров - Нәҗип Жиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе доценты, «Туым Жондозы» - «Рождественская звезда» конкурс-фестивале жюри рәисе;
Виталий Агапов- Яр Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе; «Туым Жондозы» - «Рождественская звезда» конкурс-фестивале жюри әгъзасы;
Лилия Сәрвәрова - Нәҗип Жиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе этномузыкология кафедрасы җитәкчесе, «Туым Жондозы» - «Рождественская звезда» конкурс-фестивале жюри әгъзасы;
Петр Утәгәнов - Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы «Сандугач» керәшен балалар фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе;
Нина Салимуллина -Алабуга шәһәре «Ак Каз» керәшен халык фольклор ансамбле аккомпаниаторы;
Римма Тимирова - Сарман районы Ләке авылы «Айбагыр» фольклор ансамбле җитәкчесе;
Октябрина әюпова - Тукай муниципаль районы мәдәният бүлеге специалисты.
Людмила Белоусова - Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, «Туым Жондозы» - «Рождественская звезда» конкурс-фестивале оргкомитет җитәкчесенә рәхмәт хатларын тапшырды.
Дипломнарны төрле елларда «Кряшен чибяре» бәйгесендә җиңеп чыккан кызлар тапшырды.
Конкурс форматында уздырылмаса да, кичәдә кайбер катнашучыларны билгеләп үттеләр. Котлау өчен сәхнәгә Татарстан республикасы мәгариф министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге төп киңәшчесе Семен Федоров чакырылды. Ул Казан театры училищесы кайбер катнашучыларны аерым билгеләп үтүен әйтте.
"Иң яхшы этник костюм" номинациясендә Милена Новикова бүләкләнде;
"Иң уңышлы башкаручы " итеп "Сандугач" фольклор ансамбле танылды;
"Иң яшь солист" номинациясендә Ангелина Солганова билгеләнде.
Мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Алсу Еникеева бу фестивальне аерым ошатуын белдерде. Ул фестиваль барлыкка килүендә консерватория белгече, доцент Геннадий Макаровка рәхмәт әйтергә кирәк, дип саный. «Туым жондозы» исемен дә Геннадий Михайлович уйлап чыгарды», - дип әйтте. Шулай да, профессор фикеренчә, фестивальдә яңгыраган популяр эстрада җырлары өчен аерым чара уздырырга кирәк. «Биредә бары элеккеге керәшен җырлары яңгырарга тиеш», - дигән карашта ул. Аутентик керәшен җырлары биш-алты яшьлек балалар тарафыннан башкарылуын аерым искәртеп үтте. «Яшь буынның туган телендә җырлавы аерым әһәмияткә ия», - дип әйтеп узды. Керәшен ансамбльләре булган кебек, телне, моңны саклар өчен, мишәр фольклор ансамблен барлыкка китерүне хуп күрә. «Татарларның милли көе югалып бара, мишәрләрдә әле сакланган», - дип саный Алсу Еникеева.
«Бәрмәнчек» ансамбленең җитәкчесе Артур Поляков бу фестиваль аңа кадрлар алып килүен хәбәр итте. Сәхнәгә беренче адымнарын шушы фестивальдә атлап, хәзер танылган йолдыз булганнардан Алинә Давыдова, Мәдәният институтында укып килә торган Ольга Бочкованы, элек катнашып, хәзер ансамбльгә хормейстер булып килгән Эльвира Камалова, Регина Павлова, Александр Игнатьевны искәртте. "Яшь буын сәхнәгә чыгып керәшеннең мәдәнияте, сәнгате әле бар, дигәнне күрсәтә", - дип саный ансамбль җитәкчесе.
Бүгенге көндә керәшен җырларын Болгар радиосында ишетү мөмкинлеген, ә Татар радиосында аларның булмавын хәбәр итте Артур Поляков. Моны аларга форматка туры килмәү белән аңлатканнар.
Рабит абый Батулла бу фестиваль яшьләрне барлаучы чара, дип саный. "Гасырлар буе телебезне кысарга тырышсалар да, халкыбыз яши икән", - диде. Мишәрнең дә, керәшеннәрнең, типтәрләрнең дә җаннары булуына инанган, концертта татарча гына сөйләмне ишетү аны сөендергән. "Керәшеннәрнең аерым бер аһәңе бар, шулай да малыбыз-җырларыбыз уртак безнең», - дип әйтте Рабит Батулла.
Алдагы елларда да гореф-гадәтләрен саклаган килеш, башка халыклар белән дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәргә кирәклеген белдерде Мамадыш районының Владимир мәктәбе директоры Елена Бочкова. Элек ул фольклор ансамбленең җитәкчесе булуын белдерде. "Бәрмәнчек"ләрнең чыгышларын бик яратам, ел да үсә-үзгәрә торалар", - дигән фикере белән бүлеште.
Фестиваль Мәдәният һәм сәнгать министрлыгы, «Бермәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Туганайлар» газетасы редакциясе, керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырыла.

"Татар-информ", Динә Шәмсетдинова

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев