Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Әфган йөрәккә язылган..."

15 февраль - Афганистаннан Совет гаскәрләрен чыгару көне алдыннан Алексеевск благочиниесе благочинные, Алексеевск шәһәренең Воскресение Христова чиркәве настоятеле отец Павел Чурашов белән элемтәгә кердек

Үзен Ходайга багышлаган кешеләр арасында җырчылар, шагыйрьләр, төзүчеләр, инженерлар, тагын әллә кемнәрне очратырга була. Керәшен священниклары арасында да төрле язмышлы кешеләр бар. 15 февраль - Афганистаннан Совет гаскәрләрен чыгару көне алдыннан Алексеевск благочиниесе благочинные, Алексеевск шәһәренең Воскресение Христова чиркәве настоятеле отец Павел Чурашов белән элемтәгә кердек. "Әфганны тарихтан да, биографиядән дә сызып атып булмый, ул йөрәккә язылган, - диде ул. - Мин анда 1986-1987 елларда Туркестан хәрби округы составындагы автобатальонда хезмәт иттем. Без "КамАЗ" машиналарында 16 кублы зур цистерналар белән чик буеннан сугыш кырына, бер базадан икенче базага бензин ташыдык. Безне "смертниклар" дип йөртәләр иде. Юлда шартлаучы, утка тотылучылар турында күп ишетеп, белеп тордык. Мине яраланулардан, янулардан Ходай саклады. Священник әтиемнең, әниемнең молитвалары, үземнең Ходайдан соравым булышкандыр", - дип искә алды ул кайнар ноктада хезмәт иткән чорын.

Бүген Әфган темасына төрлечә карарга була, ди ул. Тик без яшьләр идек, илебезне ярата идек, ил алдында торган бурычыбызны үтәргә тиешбез, дип санадык.

Әфганда булганына бер дә үкенми батюшка, горурлык белән искә ала. Кайбер егетләр кебек, армиядән дә калу мөмкинлеге булган аның, тик кайсыдыр "медицина күрсәткечләрен" яшергән. Священник улы буларак, Әфганга да бармый кала алган булыр иде. Атеизм чорында, священник балаларын, билгеле идеологик сәбәпләр аркасында, "җаваплы" урыннардан читтәрәк тотканнар. Тик Павелның "ышанычсыз" икәнлеге Әфган җирендә генә "килеп чыккан".

"Без миротворецлар идек", - дип искә ала ул. - Ул чорда илгә Афган аркылы наркотиклар үтеп керү куркынычы зур иде. Шуңа күрә, халкыбызны зур афәттән дә сакладык".

Отец Павелның прихожаннары арасында "әфганчылар" да бар. Алексеевски районында оешкан Әфган һәм Чечня ветераннары һәм инвалидлары җәмәгать оешмасында да актив эш алып бара.

Дөньяларның болганып китүе бик тә борчый батюшканы. "Көн саен Украинада сугыш бетүен теләп келәү уздырабыз, - ди ул. - Ходайдан тынычлык, бәрәкәт сорыйбыз. Изге покровительләребез князь Александр Невскийга, адмирал Ушаковка армиябезгә уңышлар, җиңүләр, булышлык сорап инәләбез."

Хөрмәтле батюшкабыз отец Павел Чурашовны шушы истәлекле дата белән котлыйбыз! Барыбызга да тынычлык булсын!

Людмила Белоусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев