Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Февраль – хәрби чаралар айлыгы

Февраль - күренекле хәрби даталарга бай ай.

2 февральне илебез Хәрби Дан көне буларак билгеләп үтә. Нәкъ шушы көнне Сталинград өчен барган сугышта безнең гаскәрләр уңышка ирешеп, Бөек Җиңүгә таба хәлиткеч адым ясала. 15 февраль - интернационалист-сугышчылар, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Мәктәпләрдә бу ай хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы буларак, күп чаралар белән үткәрелә.

Тукай районы Кнәз мәктәбе укучылары бу көннәрдә батырлар истәлегенә салынган мәрмәр һәйкәл янына баралар, "Патриот" исемле Хәрби дан музеенда булалар. Югарыдагы фотода аларның музейда экскурсия вакыты төшерелгән.

Авылдашлары - Чечняда һәлак булган гвардия өлкән лейтенанты Валерий Пучининның әнисе - Елена Алексеевна укучыларны экспонатлар белән таныштырып, аларга якташларының сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары турында сөйли. Булачак солдатларны аеруча хәрби кораллар кызыксындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев