Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фершампенуаз авылында нагайбак этномузыкаль сәнгатен саклау турында фикер алышачаклар

Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы Фершампенуаз авылында «Хәзерге шартларда нагайбак этник музыкаль-поэтик сәнгатен саклау һәм үстерү» дип аталган семинар уздырыла, дип хәбәр итә сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров. Семинар 18 - 19 октябрь көннәрендә үтә.

Оештыручылар - Нагайбак районы мәдәният бүлеге һәм Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге.
Семинарда катнашучылар алдында «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кашапова; «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең баш хормейстеры, Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре Эльвира Камалова; «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең баш балетмейстеры Радик Шәйхетдинов; сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров; Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы студенты Вероника Барышникова чыгыш ясаячак.
Семинарда нагайбакларның җыр культурасында музыка стильләре үсеше, нагайбак фольклор биюләрен эшкәртү, нагайбакларның музыка уен кораллары традициясен яңарту темалары каралачак. Нагайбак балалайкасында, гөсләдә уйнарга өйрәнү методикасы белән танышырга мөмкин булачак.
Мәгълүмат өчен. Нагайбаклар Чиләбе өлкәсенең Нагайбак һәм Чибәркүл районнарында яшиләр. Нагайбаклар яшәүче Фершампенуаз авылы француз коммунасы хөрмәтенә шул исемне йөртә.
"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев