Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федор Симашев турында яңа китап чыкты

Чаңгы узышы буенча Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашев турында аның кызы Юлия Симашева һәм язучы Илдус Илдарханов тырышлыгы белән “Моя счастливая лыжня” дип исемләнгән китап дөнья күрде

Бу көннәрдә Юлия ханым аны “Заинск-информ” җитәкчесе Венера Исрафиловага тапшырып, легендар чаңгычы турындагы якты истәлекләрнең редакция китапханәсендә дә саклануын теләвен белдерде.

- Бу китапка безнең нәселебез өчен кадерле ядкәрь булган барлык истәлекләр, фотосурәтләр  дә тупланды. Әтиебез белән булган төрле вакыйгалар хакындагы истәлекләрне  без аны якыннан белгән кешеләрдән дә җыйдык. Китап дөньяга чыкканчы бер елдан артык вакыт үтте. Шәхсән без язучы Илдус Илдархановка бик рәхмәтле. Гомумән, китап спонсорлар ярдәме белән яхшы сыйфатлы итеп әзерләнде, - диде шатлыгын яшермичә Юлия   Федоровна.

Тиздән китап  республика  китапханәләренә, мәктәпләргә дә таратылачак.

Фото: "Зәй офыклары" газетасы сайтыннан алынды.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев