Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федор Симашев музеенда кунаклар

Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә Россия чаңгы спорты Федерациясе президиумы члены, Татарстан чаңгы спорты һәм биатлоны федерациясенең вице президенты Эдуард Галиев җитәкчелегендә бер төркем делегация булып китте. Кунакларны мәктәп директоры Николай Иванов, укытучылар коллективы каршы алды. Алар Олимпия чемпионы Федор Симашевның музеенда булдылар. Кунаклар арасында Мәскәү өлкәсе "Кышкы спорт төрләре...

Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә Россия чаңгы спорты Федерациясе президиумы члены, Татарстан чаңгы спорты һәм биатлоны федерациясенең вице президенты Эдуард Галиев җитәкчелегендә бер төркем делегация булып китте.

Кунакларны мәктәп директоры Николай Иванов, укытучылар коллективы каршы алды. Алар Олимпия чемпионы Федор Симашевның музеенда булдылар.

Кунаклар арасында Мәскәү өлкәсе "Кышкы спорт төрләре үзәге" директоры урынбасары, Россия чаңгы спорты Федерациясе президиумы члены, полковник Владимир Голубев та бар иде. Ул 1985-2008 елларда "Динамо" оешмасында Федор Симашев белән бергә эшләгән. Аны үзенең укытучысы, иптәше дип саный. Федор Петрович Зәйгә яшәргә кайтып киткәннән соң, аның урынына чаңгы спорты буенча баш тренер булып кала. Владимир Александрович Симашев белән һәрвакыт элемтәдә торуын, әйтте, аның турындагы якты хатирәләрен искәа лды.

Эдуард Галиев һәм Владимир Голубев музейны тагын да тулыландыру, киләсе елда Федор Симашевның 70 еллык юбилеен зурлап үткәрү кирәклеге турында әйттеләр.

Клара ЕРМОЛАЕВА,

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев