Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Файдасы күп, белегез

Ут янып торган миләшләргә сокланып карамаган кеше юк, ә менә аны дәвалану максатыннан кулланучылар бик сирәк. Миләштә кешенең нерв системасын ныгыта торган минераллар һәм витаминнар бик күп

Миләш  атеросклероз,  гастрит,  эч  авырту,  салкын тию, ютәл кебек чирләрдән файдалы икән. Балда кайнатылган җиләкләрне сулыш алу органнары авыруларыннан һәм йөрәк эшчәнлегенә бәйле рәвештә организмда су тоткарланудан кулланалар.

Миләштә А витамины кишергә караганда да күбрәк. С витамины буенча ул лимонны да уздыра. Моннан тыш аңарда Р, B1, В2, К, Е витаминнары бар. Халык табиблары миләшне организм хәлсезләнгән вакытта, йокысызлыктан җәфаланганда ашарга куша. Шулай ук, миләш согы бөердән ташларны чыгару өчен дә файдаланыла; диабет белән чирләүчеләргә дә һәм бавыры авыртканнарга да миләш ашарга киңәш ителә.

Миләш кайнатмасы

Җимешне  җыеп,  бөртекләгәннән  соң,  берничә тапкыр юып, кипшертергә кирәк. Әчесе чыксын өчен, аны пакетка салып суыткычның катыру бүлегенә куеп алырга, яки бер көн буе салкын суда тотарга киңәш ителә.

Кирәк: 2 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 стакан су, 2 алма.

Әзерләү: 2 стакан суга шикәр комын әз­әзләп салып, сироп ясыйсы. Кайнаган сиропка миләшне салып, яңадан 2–3 минут кайнатасы да уттан алып куясы. Икенче көнне яңадан 5 минут кайнатасы. Өченче көнне, шулай кайнап чыккач, ике алма турап саласы һәм 10 минут тирәсе кайнатасы. Болай эшләгәндә җимешләр бөрешмиләр, сусыл булалар.  Вареньены кайнар килеш стериль банкаларга тутырасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев