Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Емельянов үзәгендә ден һәм дөнья хәлләре турында сөйләштеләр

29 октябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшенчә келәү итә башлаганга 150 ел, керәшенчә келәү яңадан торгызылганга 30 ел тулу уңаеннан киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, Тихвин чиркәве настоятеле отец Алексей Колчерин, Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров, профессор, керәшен хәрәкәте ветераны Татьяна Дунаева,"Бәрмәнчек" ансамбле директоры Артур Поляков, керәшен оешмасы идарә члены Ирина Муллина, «Туганайлар» газетасы баш редакторы Юлия Губина катнашты. 
Очрашуда керәшенчә келәү торгызылганга 30 ел тулу уңаеннан, 23 декабрь көнне оештырылачак чаралар турында сөйләшелде. Бу көнне Казандагы Тихвин чиркәвендә Республика керәшен священниклары катнашында зур бәйрәм келәве узачак. Аннан соң, керәшенчә келәүгә кагылышлы түгәрәк өстәл яки конференция уздыру да планлаштырыла.
17 ноябрь көнне Тихвин чиркәвенең беренче настоятеле булган отец Павел Павловның туган көнен билгеләп үтү турында да сөйләшенелде. Бу көнне чиркәүдә келәү узачак. Алга таба отец Павелның истәлегенә чаралар уздырылу да планлаштырыла. 
Тихвин чиркәве каршында Атнакөн мәктәбе ачып җибәрүнең кирәклеге турында да билгеләп үтелде. Яхшы укытучылар һәм әлеге мәктәптә укырга теләүчеләрне барлау һәм туплау буенча эш башларга кирәклеге искәртелде. 
Әлеге чараларны оештыру һәм уздыру буенча Тихвин чиркәвенең керәшен приходы һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тыгыз элемтәдә булып, нәтиҗәле эш башкарырга килеште. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев