Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Элвин Грей концертында булган тамашачылар фикере

1 декабрь көнне популяр җырчы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) Казан шәһәренең "Татнефть-Арена" залында грандиоз концертын уздырды

Татнефть-Арена”ның мәйданын күз алдыгызга китерез әле. Барлыгы 45379 кеше сыйдыра алырлык зал бу. Билгеле, татар телендә башкаручы җырчы моның хәтле тамашачыны җыеп бетерер дип, ышанып булмый. Тик шулай да, меңләгән тамашачы җыю, тормышка ашырыла торган нәрсә икән. Элвин Грей моны 1 декабрь көнне узган концертында исбатлап күрсәтте. Радик Юлъякшинның концертына тугыз меңләп тамашачы җыелган. Тугыз мең бит ул, дуслар! Шаккаттыргыч саннар! Татар эстрадасында шундый заллар җыючы артистларның әле булганы да юк иде.
Элвин тамашачысының төп "массасын" яшүсмер кызлар, балалар тәшкил итә, дигән сүз бар. Бу, чыннан да, шулай. Радикны яшьләр яратып тыңлый. Тик шулай да, концертта өлкән яшьтәге апа-абыйларны да күрергә мөмкин иде. Күпме кеше йөрәген яулаган бит Элвин Грей, ә. Артист өчен тулы залдан, һәрбер җырыңа кушылып китергә әзер булган тамашачыдан да кадерлерәк нәрсә бар микән?

Концертны шул ук көннәрдә узган "Үзгәреш җиле" белән дә чагыштыручылар да шактый. Бу проект татар эстрадасына ниндидер яңалык кертеп җибәрергә, элек яратылып башкарыла торган җырларга яңа сулыш өстәргә тиеш булган. Тик, бу проект үзгәреш җиле алып килмәде. Ә менә Элвинның концерты чын үзгәреш җиле булган, диләр. Әфәрин, яшь артистка!
Концертка барган карендәшләребездән Элвин Грей иҗаты турында фикерләрен сораштык.
Ирина Суескина, студент:
- Концерттан алган тәэсирләр, әлбәттә, бары тик уңай гына. Барысы да бик яхшы дәрәҗәдә булды. Без концертка вакытында килдек. Тик шулай да, Аренага кеше агылды да агылды. Буш урыннар юк диярлек. Бар артист та күңеле белән җырлады. Шуның белән алар залда чын дустанә, гади атмосфера уята алдылар. Концертта чынлап ял итеп, бернинди мәшәкатьләр турында да уйламыйсың. Беркем дә урыныда утырмады. Һәркем биеде, җырлады. Мин дә урынымда утырмадым. Рәт араларына кереп рәхәтләнеп биедем. Безгә биергә ярамый дип әйттеләр. Шунда Радик үзе «Урыннарыгыз да утырмагыз әле, биегез!»- дип әйткәч, дәррәү килеп халык аңа кушылды. Радикның җырларын барысы да, диярлек, яттан белә. Мин аның яхшы дәрәҗәле каверларын бик яратам. Аның каверлары аркасында әти-әниләребез яшьли җырлаган җырларны беләбез. Ул җырларга яңа тормыш бирә. Минемчә, бу бик дөрес адым.
Татьяна Ефремова, студент:
- Мин концертка бушлай бирелгән билетлар белән бардым. Үзем акча түләп, концертына барыр идем, дип уйламыйм. Күп кенә билетлар бушлай бирелгән, түләүлеләренә зур ташлама ясалган, дип ишеттек. Концертка, үзем чыгыш ясап йөргәнлектән, берәр сәгатькә соңга калып килдем. “Татнефть-Арена”га кергәндә, "анда бер карар нәрсә дә юк",- дип чыгып килүче тамашачыларны да очраттык. Үзем Элвин Грей иҗатына битараф карыйм. Мондый рәвешле концертларны күргәнем булмагач кына бардым. Залда тамашачылар күп иде, ләкин мин тагын да күбрәк булыр, дип уйлаган идем. Бер җырның сүзләрен дә, мелодиясен да аңламадым. Бәлки, җырларын белмәгәнгәдер инде. Бәлки, мин бик катгый бәялимдер, ләкин мин бу концертка 10 нан бары тик 3 кенә балл бирер идем.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев