Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Элина Лаврова – "АгроНТИ-2020" конкурсы җиңүчесе

Конкурста Башкортостан, Ставрополь крае, Волгоград, Пермь, Самара, Саратов өлкәләре, Татарстан яшьләре катнашкан

"АгроНТИ-2020" Бөтенроссия конкурсында Сәвәләй мәктәбе укучысы Элина Лаврова беренче урынны алды. Бу турыда "Зәй офыклары" хәбәр итә.

Сәвәләй мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы  Элина Лаврова  әлеге конкурста беренче ел гына катнашмый. Быел ул үзен конкурсның АгроМетео юнәлешендә сынады (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика). Башта ул читтән торып үткәрелгән этапны узды, аннары Казан шәһәренә үткән  төбәк  этабына чакырылды һәм  лауреат исемен яулады.

Ноябрь аенда  Казан дәүләт аграр университетында "АгроНТИ-2020" Бөтенроссия конкурсының финалы узды. Анда Россиянең  төбәк конкурсларын  узган укучылары чакырылды.

Башкортостан, Ставрополь крае, Волгоград, Пермь, Самара, Саратов өлкәләреннән  35 укучы, шул исәптән Татарстаннан   әлеге юнәлеш буенча  төрле районнардан 5 укучы катнашты. Алар арасында Элина да бар иде. Татарстан данын яклап, "АгроНТИ-2020" финалында нәкъ менә ул беренче урынны яулады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев