Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эх, күңелле балачак!...

Җәйнең беренче көне - дөньядагы иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара балаларны яклау көне.

Әлеге бәйрәм өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын - безнең киләчәгебез. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү - изге бурычыбыз. Сабыйлар сау-сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен, рухи үсеш кичерсен өчен шартлар тудыру - төп максатыбыз. 1 июнь - мәктәпләрдә укулар тәмамланып, каникуллар башланган көн дә. Җәйге яллар күңелле һәм файдалы узсын.

Машинада

Җиләккә барырга чыктык

Әтием белән бергә.

Руль артына утырып та

Йөргән юк иде бер дә.

Шуңа да түзми әйттем мин:

- Шофёр буласым килә.

Теләгемне ишетүгә,

Ул серле итеп көлә.

- Син минем олы улым ич,

Үскәнсең, зур егет, - ди. -

Сабыр ит, бераз баргач та,

Күрсәтерсең йөреп, - ди.

Урман юлында әтием

Руль артына утыртты.

Машинада ике шофёр,

Ә рульне дүрт кул тотты.

Руль артында утырамын,

Барам аны кыскалап.

Педальгә дә басар идем,

Аякларым кыскарак.

Зинаида Захарова

Алмагач һәм Сандугач

Алмагачның ботагына

Яшел корт (аптырамаган!)

Үзенә ял итә өчен

Ясап куйган, ди, таган"!

Яфракны "керт-керт" кимергәч,

Таганында атына! -

Җилләп-җилләп атынганда,

Рәхәт була сыртына.

Алмагач мескенкәй елый:

- Әй, сызлый яфракларым!

Бөгелми ботакларым!

Көне буе, төне буе

Елаган, ди, алмагач.

Ә иртән очып килгән, ди,

Янына бер Сандугач:

- Алмагачкай, елап торма,

Хәзер үк мин аларны...

һәм йотып та бетегән, ди,

Яшел бирән кортларны.

Шуңа бергә Алмагач

Һәм дускае Сандугач!

Ринат Архипов (Мәннан)

Карга белән Саескан

Чана тартып Карга

Чыгып китте тауга.

Ә Саескан аңа:

- Барма, - диде, - барма!

Тагын берәр төрле

Бәлагә ди, тарма.

Йә чирләрсең ялан

Аяк йөреп, кырда...

Карга болай диде:

- Мич башында ятып,

Син Саескан, үзең

Үлә күрмә, катып!..

Ямаш Игәнәй

Мин әнигә булышам

Мин әнигә булышам:

Савыт-сабалар юам.

Аннан соң барысын да

Урыннарына куям.

Шуннан сөртәм тузанны.

Мебельләргә кунганны.

Зур чиләккә су салам,

Идәнне юып алам.

Аннан кала гөлләргә

Яхшылап су сибәргә.

Туфракларын йомшартам.

Гөлләрне бик яратам.

Мин әнигә булышам

Һәр эштә дә тырышам.

Әнием бик сөенсен,

"Кызым зур үскән!", - дисен.

Нина Вараксина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев