Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Егор Уткин иҗаты киләчәк буынга зур мирас - фото, видео

7 ноябрь көнне Татарстан язучылар берлегендә Егор Уткинның яңа китабына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Күптән түгел карендәшебез шагыйрь Егор Уткинның рус телендә “Родники моей жизни” (“Күңелемә коя чишмәләр”) шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Китапны тәкъдим итү кичәсенә Татарстанның халык язучылары – Григорий Родионов, Разил Вәлиев, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык артисты Николай Дунаев, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы вәкилләре, шагыйрьнең якташлары һәм башкалар килгән иде.

Кичәне Гөргөри белән шагыйрьнең улы Игорь Уткин алып барды. Чарада Егор Уткинның яшьлек елларын искә алдылар, иҗатына, якты шигырьләренә сокландылар.  

“Егор дәдәйнең иҗатын халыкка чыгарып, аңа икенче сулыш бирү бик мөһим. Киләчәктә дә мондый кичәләр күп булсын иде”, - дип ассызыклады Данил Салихов.

Кичәдә күпләр Егор Уткинның Язучылар берлегендә тормаганлыгын белеп алып, гаҗәпләнделәр. “Ул анда керергә дә омтылмады, бары тик язды да язды. Күп эшләде, киләсе буын өчен бик тә гади һәм гыйбрәтле, халыкчан шигырьләр иҗат итте”, - дип искә алды каләмдәшләре.

Кичәдә әтисенең мирасын туплап чыгарган Игорь Егоровичка да рәхмәт сүзләре яңгырады.

 “Җәгүр дәдәй бик бәхетле кеше булган. Аның хезмәте бүгенге көндә дә югарыда тора. Улы шагыйрьнең иҗат җимешләрен бөртекләп туплап бара. Русчага тәрҗемә ителгән әлеге җыентык бик кирәкле, мөһим һәм вакытлы. Бүгенге көндә татар теле мәсьәләсе бик кыен хәлдә. Шул ук вакытта, булган мирасыбызны киң дөньяга чыгару безнең бурыч”, - дип сөйләде республика керәшен оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова. Шулай ук, Бөрешле авылында һәм Менделеевск шәһәрендә шагыйрь торган йортларга истәлекле такталар куелу вакыйгаларын да искә алды ул.

Егор Уткинның якташлары исеменнән Менделевск район мәгариф идарәсе башлыгы Константин Макаров белән Бөрешле авыл җирлеге башлыгы, төбәк керәшеннәре җитәкчесе Валентина Мамакова килгән иде. Алар үз чыгышларында якташлары белән горурлануларын белдерделәр. Төрле чараларда район кунакларына, яшь буынга шагыйрь һәм аның иҗаты турында сөйләүләре турында әйттеләр.

Әдәби кичә Егор Уткинның шигырьләре белән үрелеп барды. Камал артисты Николай Дунаев аның шигырьләрен аеруча җылы итеп укыды. Яшь алып баручы Евгений Максимов шагыйрьнең русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, кичәдә шигырьләрнең тәрҗемәчесе Вера Хәмидуллина да бар иде. “Айбагыр” фольклор коллективы (җитәкчексе Галина Казанцева) солистлары да Егор Уткинның иҗатын тәкъдим иттеләр, керәшен җыруларын башкардылар.

 

Кичәдән фоторепортаж тәкъдим итәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев