Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дуслык җепләрен бәйләүче

22 апрельдә Казанда узачак Татарстан халыкларының III съездына зур әзерлек бара. Шушы көннәрдә республика күләмендә әлеге дәрәҗәле чарага делегатлар сайладылар. Керәшеннәрне тәкъдим итәчәк делегатлар исемлеге 3 март көнне Түбән Кама шәһәрендә узган Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының күчмә идарә утырышында билгеле булды.

Съездның оештыру комитеты утырышында расланган квота нигезендә, фикер алышу һәм тавыш бирү нәтиҗәсендә керәшеннәрдән 14 делегат сайланылды. Делегация составында Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, керәшен хәрәкәте ветераннары, фән, сәнгать һәм мәдәният өлкәсе белгечләре, оешманың "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активистлары да бар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, урыннардагы этномәдәни берләшмәләрдә озак еллар эшләүче авторитетлы лидерлар үзләренең район делегация составында тәкъдим ителәчәк.

Съезд эшендә барлыгы 700 дән артык делегат катнашуы көтелә. Моңа өстәп, Россиянең төрле регионнарыннан, якын һәм ерак чит илләрдән дә кунаклар чакырулы.

Нагайбәк халкын Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башкарма комитетының иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе, республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Дмитрий Кадыкеев тәкъдим итәчәк. Ул тумышы белән Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Париж авылыннан. Соңгы елларда гаиләсе белән Казанда яши. Дмитрий Иванович Татарстанда гына түгел, үзенең туган якларында да керәшеннәргә һәм нагайбәкләргә багышлап оештырылган конференцияләрдә, фестиваль-конкурсларда актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев