Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт-Җөри арасы – урман кичеп барасы

Һава торышы нинди генә булуга карамастан, март ае барыбер үзенекен итә - көннәр озыная, табигать кышкы йокыдан уяна. Кешеләр дә, яңа туган язларга шатланып, әйтеп бетермәслек җиңел хисләр белән дәртләнеп, кошларга кушылып оча, җырлый башлыйлар. Мартның шундый бер матур көнендә Мамадыш районының Дүсмәт авылы үзешчәннәре Җөри халкын ялкынлы сәламләп, зур...

Зал тутырып килгән тамашачы "Җиңгәчәйләр" ансамбленең бай репертуарын тамаша кылдылар. Урта буын җиңгиләренең яшьләр белән башкарган чыгышлары да, юмористик миниатюралары да, төрле милләт халыкларының дәртле биюләре дә зур алкышларга күмелде.

Кунак ашы - кара-каршы, дигәндәй, 1 апрель көнне Җөри авылы үзешчәннәре Дүсмәт мәдәният йортында ут уйнатты. Программадагы дәртле эстрада җырлары, клоуннар башкаруындагы цирк номерлары, ухажер бабай турында юмористик күренеш тә тамашачы күңеленә хуш килде. Җөринең яңа тупланып килүче керәшен фольклор ансамбле чыгышлары да зур игътибарга лаек. Башлаган эшләрен ахырына җиткереп, әлеге коллекив безне үзенең матур иҗаты белән алга таба сөендереп торсын иде, дигән теләк тә белдерелде.

Дүсмәт белән Җөри авыллары элек-электән бер-берсенә кунакка йөрешеп, бәйрәм-сәйрәмнәрне бергә үткәрә торган булган. Элемтәләр шундый тыгыз булган ки, хәтта, әлеге ике авыл киленнәр төшереп, туганлашып та беткән. "Соңгы елларда, замана шаукымына иярепме, бу күренеш тукталып торды, уртак туйлар да сирәгәйде. Бүгенге кунакка йөрешүләребез гадәткә керсә, файдага да булыр. Балаларыбыз бер-берсе белән танышыр, ә без туганнарыбыз, яшьлек дусларыбыз белән күрешербез, аралашырбыз", - дип сөйләде Дүсмәт авылы мәдәният йорты җитәкчесе Мария Петрова.

Дүсмәтләр Җөри сәхнәсендә:

 

Җөриләр Дүсмәт сәхнәсендә:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев