Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт мәктәбе директор урынбасары Елена Егорова мактаулы бүләккә лаек булды

Бүген, 22 август көнне, Мамадыш район мәдәният йорты базасында мәгариф хезмәткәрләренең традицион конференциясе узды. Анда мәгариф җитәкчеләре, ветераннары, тәрбиячеләр, педагоглар һәм яшь белгечләр катнашты

Чарада катнашучылар узган уку елына йомгак ясап, көн кадагыда торган мәсьәләләрне чишү юлларын карадылар. Район мәгариф системасының киләчәген һәм үсеш перспективаларын барладылар.

Конференциядә яхшы күрсәткечле мәктәпләрне һәм алдынгы педагогларны да бүләкләделәр.

Дүсмәт авылы урта мәктәбенең уку эшләре буенча директор урынбасары Елена Егорова Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Елена Петровна 25 ел буе балаларга белем бирә. Шуның 15 елын ул башлангыч класс укучыларын укыткан. Шулай ук, информатика фәне нигезләрен дә өйрәтә.

Сүз уңаеннан, быел Дүсмәт мәктәбенә 3 укучы беренче класска укырга керә, барлыгы 43 укучы белем алачак. Балалар 4 авылдан килеп укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев