Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт авылында Качмануга каршы көнне берничә йола үтәлә

Мамадыш районың Дүсмәт авылында Качману иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Качману алдыннан үтәлә торган берничә йоланы барладык

Авыл халкы бәйрәмгә каршы көнне, кояш баеганчы йорт, каралты-кура ишекләренә тыш яктан акбур белән кач сыза. Качтан куркып, ишекләрдән җен-пәриләр, начарлыклар керми, дип ышаналар. Шулай ук кичтән, төче камырдан ризыклар – кач формасы, сыер теле, әтәч-тавыклар, сарык-дуңгызлар пешерәләр. "Бу йоланы хуҗалыкта ел буе муллык булсын өчен башкарабыз", - дип аңлатты Елизавета Исакова.

Өлкәннәр Качману көнне, беренче эш итеп, өйдәге барлык тәреләрне су белән юып ала. Шул су, теләкләр тели-тели, идән астына төшеп, нигезгә сибелә.

Бүген авылның Изге Николай исемен йөртүче чиркәвендә Мамадыш благочиниесы Благочинные отец Владимир Иванов келәү уздырды, суны изгеләндерде. Ару суны йорт һәм каралты-кураның бар почмакларына, маллар өстенә сипкәләп чыгалар, авырып киткәндә халык үзе дә эчә.  Суга чумылу өчен авылдашлар Мамадышка бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев