Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Чын әйтәмен, аппагым!"

Чын-чын, әйтәмен, Чын әйтәмен, аппагым, Күз алдымнан бер дә китми Кырын салган калфагың, - дип җырлап, татарстанлыларның хушын алды, Конго Демократик Республикасыннан Казан авиацион институтына укырга килгән Оливер Мукенди. Егет Интернет челтәрен инде "Алмагачлары" җырын башкарып та таң калдырган иде. Күпләр Африкадан килгән студентның татар телендә шулай матур итеп, яратып...

Чын-чын, әйтәмен,

Чын әйтәмен, аппагым,

Күз алдымнан бер дә китми

Кырын салган калфагың, -

дип җырлап, татарстанлыларның хушын алды, Конго Демократик Республикасыннан Казан авиацион институтына укырга килгән Оливер Мукенди. Егет Интернет челтәрен инде "Алмагачлары" җырын башкарып та таң калдырган иде. Күпләр Африкадан килгән студентның татар телендә шулай матур итеп, яратып җырлавына соклану белдереп, комментарийлар, мактау сүзләре яздылар. Ә инде "Чын әйтәмен" җырын танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова белән бергә башкаралар. Бүгенге көндә Оливер җырчы белән республика буенча гастрольләрдә йөри. Заманча мотивлар өстәп, дәртле итеп, үзенә бертөрле харизм белән башкарылган әлеге җырны тамашачы шулкадәр җылы кабул итә икән. "Сүзләрен тулай торакта бергә торучы дус егет Әмир Гайфутдинов өйрәтте, ә менә әлеге җырны башкару идеясе Илсөя Бәдретдинованыкы булды. Шәп килеп чыкты - халыкка ошый", - дип сөйләде Африка студентларының Казандагы берләшмәсе җитәкчесе Оливер Мукенди.

Күптән түгел кыю егет үзенең "Инстаграм" социаль челтәренә яшь җырчы Римма Никитина белән "Мин сине яратам" җырын бергә җырлаган видеосын да куйды. Әле яңа гына Казахстан якларыннан сольный концерты белән гастрольләрдән кайткан Римма, Оливерның киң күңелле егет икәнен дә искәртте. "Алга таба Оливер белән дуэт та җырларбыз әле", дип тә өстәде ул. Сүз уңаеннан, Римма "Синсез алга атлыйм" җырына клип төшерергә җыенуы турында да әйтте.

Оливерны республика керәшен иҗтимагый оешмасы ике тапкыр "Туым Жондозы" фестиваленә дә чакырган иде. Ләкин Яңа елга туган якларына кайтып китү сәбәпле, егет фестивальдә катнаша алмады. Киләсе елда, "Туым Жондозы"ның юбилеенда, Оливер тагын берәр керәшен җыры өйрәнеп, безгә дә зур бүләк ясар, дип өметләнеп калабыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Кызлар Оливер Сезне ярата, котэ!!!)) @ilsiiabadretdinova

Публикация от Olivier Mbwebwe (@olivier_mbwebwe)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев