Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чүк гөрләде безләрдә

Ходайның һәр нәрәгә дә үз вакыты. Быелгы ел шуның ачык мисалыдыр. Күпме генә ялварсак та, зарлансак та, уфтанып әллә ниләр майтарсак та, җылы көннәр килергә ашыкмады. Әйтерсең лә, табигать ел саен Иванай - Каз-Чаллы авылларын бәйләүче Чүк бәйрәмен көтте. Һәм шулай булды да. Әлеге күренешкә ышануы кыен, ләкин факт, ни...

Ходайның һәр нәрәгә дә үз вакыты. Быелгы ел шуның ачык мисалыдыр. Күпме генә ялварсак та, зарлансак та, уфтанып әллә ниләр майтарсак та, җылы көннәр килергә ашыкмады. Әйтерсең лә, табигать ел саен Иванай - Каз-Чаллы авылларын бәйләүче Чүк бәйрәмен көтте. Һәм шулай булды да. Әлеге күренешкә ышануы кыен, ләкин факт, ни дисәң дә, факт булып кала инде.

Иртәгә Чүк дигәндә дә көн уртача җылылыкта булды. Синоптиклардан да: "Иртәгә республикабызда уртача болытлы һава, яңгыр, боз явуы да ихтимал..."- дигән фаразларны да ишеткәч, елдагыча матур күлмәкләрне түгел, ә җылырак киемнәр кияргә әзерләндек. Ни булуга да карамастан, бәйрәм бик күңелле үтте. Моңа кадәр нурларын кызганган кояш та җылысын мулдан өләште, өске киемнәрне салырга да туры килде. Никадәрле теләп тә якынайта алмаган җәй, Чүк бәйрәмен котлап мәйданга килеп керде. Инде шыпырт кына шул мәйданда утырып, безләрне сөендерсен дә, бүтән алай үпкәләп, ачуланып йөрмәсен иде инде. Әлеге бәйрәм һәм табигатьнең шундый күренеше, һичшиксез, Ходайдан бирелгән могҗиза. Ишетергә колагы бар кеше ишетсен дә, күрергә күзе бар кеше күрсен диясе кала.

Быелгы бәйрәм үз кочагына күп халык җыеп, ахыргача таратмый тота алды. Әлбәттә моңа, икенче көннең дә бәйрәм ялга туры килүе булышмый калмагандыр.

Бәйрәм казнасын ике авыл: аларда яшәүчеләр һәм алардан чыккан кешеләр күтәрде.

Суббота яулык җыю, кичке уен булса, ял көнне иртәдән халык урман аланына агылды. Әллә кайдан ишетелгән җыр-моң колакларны иркәләде.

Мәйданның күрке, көзгесенә әйләнгән Олег Фазылҗановтан башка бәйрәм инде күз алдына да килми. "Нур" халык фольклор ансамбле милли җырлар, йола күренешләре белән бәйрәмне ачып җибәрсә, Олег дәдәй күтәреп алып ахыргача мәйдан түрен тотты. Узган елны "Кряшен чибяре" исемен яулаган авылдаш кызыбыз Татьяна Ефремова да бәйрәм кунагы иде. Үзенең моңлы тавышы, дәртле җырлары белән халыкны сөендерде ул. Иванайда төзелеп килүче чиркәүгә ярдәм почмагы да эшләде.

Храмов Николай дәдәйнең бриллиантлары инде традициягә әйләнде. Ул алып кайткан 3 бриллинат быел да интрига уятты. Берсен бәйрәмнең иң өлкән кунагы алса, икенчесе күрше авылдан килгән җырчы егеткә эләкте, ә өченчесе, гадәттәгечә, төп бәйрәм батырыныкы иде.

Ерак араларны якын итеп, ике авылны бәйрәм белән котларга "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле дә кайтып төште. Кабатланмас җыр-моң, дәрт өстәүче биюләре белән сәхнә түрен бизәде алар.

Яңалыкларга бай көн булды бу. Шул арада, бар яктан да килгән, ятларга сер бирмәүче Вадим Захаров та кайтып төшмәсенме?! Аның җырлары, искиткеч моңы халык күңеленә май булып ятты. Ни дисәң дә, яраталар үзен.

Вадим җырлап киткәч, ул да булмады, урманнан, озак адашып йөргәннән соң чыгу юлын тапкан кешене хәтерләтеп Илназ Бах килеп чыкты. Ул мәйданга килеп керүгә бер төркем кызлар урап алды үзен. Кемнәрдер җырчы белән селфи ясарга ашыкты.

Халык та күп, артистлар да мулдан килгән, тәүге җәй кояшы кыздырган чын бәйрәм гөрләде авылымда.

Бәйрәмне төрле яклап күтәргән авылдашларга, якташларга һәм кайткан кунакларга зур рәхмәтемне белдереп, саулык телисем килә. Бу гүзәл аланнарда күрешү киләсе елларга да насыйп булса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев